Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Татар теле буенча олимпиада биремнәрендә анализ үрнәкләре

Содержание

1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә. 3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга. 4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелеш-ләрен билгеләп (калынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын
31 нче мәктәпнең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары 1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә аваз һәм ничә Тикшерү үрнәге. Ничек үтәсе соң кеше булып Гомер дигән шушы сиратны. (Р. СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ1. Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен табарга: СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ Тикшерү үрнәге.Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан) СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1. Сүз төркемнәрен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, Эшчеләребез 1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез , 4 мәгънәле кисәктән СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә. 2. Аның СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕЭшчән 1. Сыйфат. 2. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгану МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ   Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт… МОРФОЛОГИК АНАЛИЗИСЕМ1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә. Тикшерү үрнәге  Урманны - исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ (хикәя, шарт, боерык фигыльләр) 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышлы МОРФОЛОГИК АНАЛИЗТикшерү үрнәге.Калдылар - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ (сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Тикшерү үрнәге.Утырган - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп ИСЕМ ФИГЫЛЬ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Тикшерү үрнәге.Узуын (күр)- фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп СЫЙФАТ   1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Асыл яки нисби сыйфат САН 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз төркемен РӘВЕШ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз АЛМАШЛЫК   1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Төрләнсә, АВАЗ ИЯРТЕМЕ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләнең БӘЙЛЕК  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен КИСӘКЧӘ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә.  3. Кайсы ЫМЛЫК  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә.   Тикшерү СИНТАКСИК АНАЛИЗ   СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ АНАЛИЗЛАУ  1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару. Анализ үрнәге    Машина килеп туктап, Фидая чыгуга, хатын-кызлар кулларын ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯГЫННАН ТИКШЕРҮ  1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның төрен Тикшерү үрнәге.     Мин яр өстеннән елгага карап торам. Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе 1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә. 2. Җәенкеме Тикшерү тәртибе Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ  1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, (1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, (2) ул хәзер чын мәгънәсендә ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ  1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, 2112   Тикшерү үрнәге.   (1) Берәве дә өшемәгән, туңмаган, КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм иярчен Тикшерү үрнәге.   (1) Очы-кырые күренмәгән (2) бу 3333       Нинди?
Слайды презентации

Слайд 2 1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә

1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә аваз һәм

аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә. 3. Авазларны һәм хәрефләрне

рәттән санап чыгарга. 4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелеш-ләрен билгеләп (калынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга. 5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.). 6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.

СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ


Слайд 3 Тикшерү үрнәге. Ничек үтәсе соң кеше булып Гомер дигән шушы

Тикшерү үрнәге. Ничек үтәсе соң кеше булып Гомер дигән шушы сиратны.

сиратны. (Р. Фәйзуллин)
1. Гомер – сүз ике иҗектән тора:

го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә. 2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар. 3. Авазлар: [гъ], [ө],[м ], [ө], [р];
хәрефләр: “гэ”, “о”, “эм”, “э”, “эр”. 4. Сузык авазлар [ө],[ө], икесе дә нечкә иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына. 5. Тартык авазлар: [гъ], [м], [р] – барысы да яңгыраулар. 6. а) [гъ] авазының калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, сүзнең беренче иҗегендә “о” хәрефе языла, ләкин [ө] әйтелә; ә) Сүзнең икенче иҗегендә [ө] әйтелә, “е” языла, чөнки “о”, “ө” хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына.

СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ


Слайд 4 СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ
1. Сүзнең лексик мәгънәсен

СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ1. Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен

һәм аның төрләрен табарга: бер мәгънәле яки күп мәгънәле

(күп мәгънәле сүз булса, башка мәгънәләрен аңлатырга). 2. Туры яки күчерелмә мәгънәле булуын күрсәтергә (күчерелмә мәгънәле булса, төрен билгеләргә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш). 2. Сүзнең омонимын табарга, булса, төрен (саф омоним, омофон, омограф, омоформа) билгеләргә. 3. Сүзнең синонимнарын барларга. 4. Сүзнең антонимын күрсәтергә. 5. Әлеге сүз кергән фразеологизмнарны тупларга. 6. Сүзнең килеп чыгышын (генезисын) билгеләргә: гомумтөрки(татар) сүзе яки алынма сүз (гарәп, фарсы, рус,европа телләре сүзе). 7. Кулланылыш даирәсе ягыннан төрен (гомумхалык сүзе, диалектизм, профессионализм (термин), жаргон, арго) күрсәтергә. 8. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләргә: искергән сүз (архаизм, тарихи сүз), неологизм, актив сүз. 9. Эмоциональ-экспрессив катламга мөнәсәбәтен билгеләргә (битараф сүз, көнкүреш сүзе,китапча сүз).


Слайд 5 СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ
Тикшерү үрнәге.
Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте.

СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ Тикшерү үрнәге.Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. (Хәсән

(Хәсән Туфан)
Дөнья 1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир

шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б. 2. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур). 3. Омонимы юк. 4. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары. 5. Дөньялык мәгънәсендә антоним – ахирәт. 6. Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү. 7. Гарәп сүзе. 8. Гомумхалык сүзе. 9. Актив сүз. 10. Китапча сүз.

Слайд 6 СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ

1. Сүз төркемнәрен әйтергә,

СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1. Сүз төркемнәрен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә

сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтергә.
2.

Сүзнең тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдаш сүз әйтергә.
3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләргә.
4. Сүзнең нигезен күрсәтергә

Слайд 7
Эшчеләребез
1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез ,

Эшчеләребез 1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез , 4 мәгънәле

4 мәгънәле кисәктән тора (шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтелә) 2. Сүзнең

тамыры – эш, (тамырдаш сүзләр: эшле, эшчән, эшлекле). 3.-че – исем ясагыч кушымча; -ләр - модальлек кушымчасы, күплекне белдерә; - ебез –бәйләгеч кушымча, I зат күплек сандагы тартым кушымчасы. 4. Сүзнең нигезе – эшче.

СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕ







Слайд 8 СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ

1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән

СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә. 2.

булуын билгеләргә.
2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга.
3. Ясалыш ысулы ягыннан

төрен билгеләргә.


Слайд 9 СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕ
Эшчән
1. Сыйфат.
2. Тамырга сүз ясагыч

СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ҮРНӘГЕЭшчән 1. Сыйфат. 2. Тамырга сүз ясагыч кушымча

кушымча ялгану ысулы белән исемнән сыйфат ясалган.
3. Сүз ясагыч

кушымча ялгау ысулы.


Слайд 10 МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ
Әй, гомернең узуын гына

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ  Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт…

күр әле син, әкәмәт… Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә

турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара. – Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара. (М.Хәсәнов)


Слайд 11 МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ
ИСЕМ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Ялгызлык яки уртаклык

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗИСЕМ1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын

исем булуын әйтергә. 3. Санын әйтергә. 4. Килешен әйтергә. 5. Тартым белән

төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә. 6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә.


Слайд 12 Тикшерү үрнәге
Урманны - исем, мөстәкыйль сүз

Тикшерү үрнәге Урманны - исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек

төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән

төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

Әтисе - исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә, III зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, калдылар фигыле ияреп килә, җөмләдә ия, тамыр сүз.


Слайд 13 ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ
(хикәя, шарт, боерык фигыльләр)
1. Сүз

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ (хикәя, шарт, боерык фигыльләр) 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2.

төркемен билгеләргә. 2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә. 3. Төркемчәсен билгеләргә. 4.

Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга. 5. Юнәлешен билгеләргә. 6. Зат-санын күрсәтергә. 7. Заман белән төрләнсә, заманын билгеләргә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга. 9. Ясалыш төрен әйтергә.


Слайд 14 МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ
Тикшерү үрнәге.
Калдылар - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме,

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗТикшерү үрнәге.Калдылар - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль,

затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, III зат күплек

санда, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр, тамыр сүз.

Күр - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; боерык фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, II зат берлек санда, җөмләдә хәбәр, тамыр сүз.



Слайд 15 ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ
(сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив)
1.

ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ (сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) 1. Сүз төркемен билгеләргә.

Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки

юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Ясалыш ысулын ачыкларга.


Слайд 16 Тикшерү үрнәге.

Утырган - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз,

Тикшерү үрнәге.Утырган - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта,

сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган

хәл составында (арбага утырган килеш), тамыр сүз.

Сөйләшеп - фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз.



Слайд 17 ИСЕМ ФИГЫЛЬ

1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең

ИСЕМ ФИГЫЛЬ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.

төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5.

Санын күрсәтергә. 6. Килешен билгеләргә. 7. Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 9. Ясалыш ысулын әйтергә.


Слайд 18 Тикшерү үрнәге.


Узуын (күр)- фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз,

Тикшерү үрнәге.Узуын (күр)- фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта,

исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә,

III зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык , тамыр сүз.


Слайд 19 СЫЙФАТ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Асыл

СЫЙФАТ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Асыл яки нисби сыйфат

яки нисби сыйфат икәнен ачыкларга. 3. Дәрәҗәсен ачыкларга.

4. Исемләшкән очракта, нәрсә белән төрләнүен язарга. 5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә.

Тикшерү үрнәге.
Кызыл (яфраклар) - сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.


Слайд 20 САН
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы

САН 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз

сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга. 4. Исемләшкән очракта,

нәрсә белән төрләнүен язарга. 5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә.

Тикшерү үрнәге.
Икенче (якка) - сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч, тамыр сан.


Слайд 21 РӘВЕШ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен

РӘВЕШ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы

әйтергә. 3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга. 4. Нинди җөмлә кисәге

булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен ачыкларга.

Тикшерү үрнәге.
Бераздан (калдылар) - рәвеш, мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз.


Слайд 22 АЛМАШЛЫК
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен

АЛМАШЛЫК  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Төрләнсә,

әйтергә. 3. Төрләнсә, нәрсә белән төрләнүен әйтергә. 4. Нинди җөмлә кисәге

булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен әйтергә.

Тикшерү үрнәге
Нинди (агачлар) - алмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.


Слайд 23 АВАЗ ИЯРТЕМЕ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Мәгънәсен

АВАЗ ИЯРТЕМЕ 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләнең

аңлатырга. 3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә. 4. Ясалышын аңлатырга.

Тикшерү үрнәге.
Шыгыр–шыгыр - аваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз.

Слайд 24 БӘЙЛЕК
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Таләп иткән

БӘЙЛЕК 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен

килеше буенча төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып

күрсәтергә.
Тикшерү үрнәге.
Белән - бәйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге абзый).
ТЕРКӘГЕЧ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.
Тикшерү үрнәге.
Ә - теркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгеч (каршы куючы), җөмләләрне бәйли.


Слайд 25 КИСӘКЧӘ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен

КИСӘКЧӘ  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы

әйтергә. 3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.
Тикшерү

үрнәге.
Гына - кисәкчә, модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый.
ХӘБӘРЛЕК СҮЗ
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга.
Тикшерү үрнәге.
Бар - хәбәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр.


Слайд 26 ЫМЛЫК
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен

ЫМЛЫК  1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә.  Тикшерү

әйтергә.

Тикшерү үрнәге.
Ай-яй - ымлык,

модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган).


Слайд 27 СИНТАКСИК АНАЛИЗ
СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ АНАЛИЗЛАУ
1.

СИНТАКСИК АНАЛИЗ  СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ АНАЛИЗЛАУ 1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару. 2.

Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару.
2. Сүз төркемнәрен билгеләргә. 3.

Гадиме, катлаулымы икәнен билгеләү. 4. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү. Ияртүче сүздән чыгып, иярүчегә сорау кую. 5. Ияртүче сүздән чыгып, билгеләмә бирү (исем сүзтезмә, сыйфат с., фигыль с., рәвеш с., сан с., алмашлык с.) 6. Компонентлары арасында мәгънә мөнәсәбәтен билгеләү. 7. Компонентлары арасындагы грамматик бәйләүче чараларны күрсәтү.
Искәрмә. Ия белән хәбәр, тезмә сүзләр сүзтезмә була алмыйлар. Фразеологик әйтелмәләр тотрыклы сүзтезмәләр булалар. Сүзтезмәләр ике мөстәкыйль сүз төркеменнән генә төзеләләр

Слайд 28 Анализ үрнәге
Машина килеп туктап,

Анализ үрнәге  Машина килеп туктап, Фидая чыгуга, хатын-кызлар кулларын сузып,

Фидая чыгуга, хатын-кызлар кулларын сузып, хуплап, ачык йөз белән

аңа таба атладылар, кочаклап аркасыннан каккаладылар. (М. Маликова)

Хуплап атладылар – гади сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар, иярүче сүз – хуплап. Бу - фигыль сүзтезмә. Процессның үтәлү рәвешен белдерә. Бәйләүче чара - хәл фигыль (-п) кушымчасы.

Ачык йөз белән атладылар – катлаулы сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар, иярүче сүз – ачык йөз белән. Бу – фигыль сүзтезмә. Эш-хәлнең үтәлү рәвешен белдерә. Бәйләүче чара – белән бәйлеге.






Слайд 29 ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯГЫННАН ТИКШЕРҮ
1. Ияне

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯГЫННАН ТИКШЕРҮ  1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның

һәм хәбәрне табарга, аларның төрен билгеләргә, нинди сүз төркеме

белән белдерелүен әйтергә. 2. Ия группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә. 3. Хәбәр группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.


Слайд 30 Тикшерү үрнәге.

Мин яр

Тикшерү үрнәге.   Мин яр өстеннән елгага карап торам. (Ф.Я.)

өстеннән елгага карап торам. (Ф.Я.)

Мин – гади

ия, зат алмашлыгы белән белдерелгән; карап торам – кушма фигыль хәбәр, хәл һәм хикәя фигыльләр белән белдерелгән; елгага - кыек тәмамлык, исем белән белдерелгән, карап торам сүзенә юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән;
яр өстеннән – хәл (урын хәле), исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән, карап торам сүзенә бәйлек сүз белән ярдәмендә бәйләнгән;


Слайд 31 Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе

1.Җөмләнең гади

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе 1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә. 2.

икәнлеген билгеләргә.
2. Җәенкеме – җыйнакмы булуын әйтергә.
3.

Тулымы – кимме булуын ачыкларга.
4. Составы ягыннан төрен билгеләргә.
5. Раслаумы – инкарьме икәнен әйтергә.
6.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.
7. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу – булмавын ачыклап әйтергә.
 


Слайд 32 Тикшерү тәртибе
Йомшак ябалак карлы кышкы

Тикшерү тәртибе Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә

кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.

(М.Мәһдиев)
Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя җөмлә, тиңдәш ияләр (кичләр, төннәр) белән катлауландырылган.


Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән белдерелгән;
үтте – гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән.
Йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичке сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән белдерелгәннәр;


Слайд 33
озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына

озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат

җавап бирә, сыйфат белән белдерелгән;

шундый – аергыч, уйлар сүзенә

ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;
уйлар эчендә - хәл, вакыт хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән белдерелгән.


Слайд 34 ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ
1. Җөмләнең

ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ  1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген

тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге гади җөмләләрнең

грамматик нигезләрен аерып күрсәтергә. 2.Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларны күрсәтергә. 3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга. 4. Схемасын төзергә.


Слайд 35 (1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, (2)

(1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, (2) ул хәзер чын

ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде. (Г.Б.)
Бу –

тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора. Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан; Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.
Җөмләнең схемасы: [ ],[ ]. Бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.


Слайд 36 ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ
1. Җөмләнең

ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ  1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен

иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, грамматик нигезләрне күрсәтергә. 2. Баш

һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә. 3. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә. 4. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга. 5. Җөмлә төзелешен күрсәткән схема төзергә.


Слайд 37 2
112
Тикшерү үрнәге.
(1)

2112  Тикшерү үрнәге.  (1) Берәве дә өшемәгән, туңмаган, (2)

Берәве дә өшемәгән, туңмаган, (2) әйтерсең лә кыш бөтенләй

булмаган. (Җ.Д.) Бу – иярченле кушма җөмлә. Грамматик нигезләре: беренче җөмләдә – берәве дә өшемәгән, туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә. Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр. 1
Җөмләнең схемасы:
ни рәвешле? [ … ], (әйтерсең лә …)
2
Иярчен җөмлә – аналитик хәл ( рәвеш) җөмлә.



Слайд 38 КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ
1. Грамматик үзәкләрне

КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм

билгеләп, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелешен һәм

мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтергә. 2. Схема төзергә. 3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен әйтергә.


Слайд 39 Тикшерү үрнәге.
(1)

Тикшерү үрнәге.  (1) Очы-кырые күренмәгән (2) бу күкрәп

Очы-кырые күренмәгән (2) бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын,

(3) хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә. (Ә.Еники) Грамматик үзәкләр: 1) Очы-кырые күренмәгән; 2) иген якын; 3) кыштырдаулары ишетелә. Икенче җөмлә – баш җөмлә, беренче һәм өченче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Беренче иярчен җөмлә – синтетик аергыч җөмлә, бәйләүче чарасы – -гән кушымчасы; өченче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, бәйләүче чарасы – шулкадәр мөнәсәбәтле сүзе. Беренче иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки ул үзе ачыклаган сүз белән янәшә килгән, икенче һәм өченче җөмләләр арасында өтер куела, чөнки бәйләүче чара – шулкадәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзе, әйтү максаты буенча бу хикәя җөмлә, шуңа күрә җөмлә ахырына өтер куела.


  • Имя файла: tatar-tele-buencha-olimpiada-biremnәrendә-analiz-үrnәklәre.pptx
  • Количество просмотров: 80
  • Количество скачиваний: 0