Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему kuyanym 1

Йөнлач көчек Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче «йөнлач көчек» була.Ул булмәнен бер читендә алга сузылган кулларына башын куеп утыра – «йоклый» . Балалар, тубәндәге текстны
Куяным Тәрбияче балаларны зур түгәрәк ясарга чакыра. Түгәрәк уртасына зур уенчык Йөнлач көчек        Балалар урындыкларда утырып Куян   Балалар тугәрәкләнеп басып торалар. Бер бала «куян» итеп билгеләнә. Мәче       Балаларнын урындыкларын тезеп, тугәрәк ясала. Тавыклар һәм әтәч.       Балалар урындыклар өстенэ Кәҗә     Бу уен балаларны булмәдә үз урыннарын истә Чебешле тавык      Тәрбиче – «тавык», ә Җитез балалар     Балалар урындыкларда утырып торалар. Идәнгә Казлар     Балалар - «казлар» - бүлмәнең бер Курчак белән куыш уены     Балалар бүлмә буйлап Кояш һәм яңгыр       Бүлмәнең бер читендә Кем тупны тизрәк китерә       Уен Поезд        Балалар бер бер атлы
Слайды презентации

Слайд 2 Йөнлач көчек

Йөнлач көчек    Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче «йөнлач

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче «йөнлач көчек» була.
Ул

булмәнен бер читендә алга сузылган кулларына башын куеп утыра – «йоклый» .
Балалар, тубәндәге текстны әйтә-әйтә, әкрен генә анын янына киләләр:
Әнә ята йөнлач көчек,
Борынын сузган ул ничек?
Йоклаганга да ошый,
Әллә юриме мышный?
Уятыйк узен – торсын!
Нәрсә булса да булсын!
Балалар, шигырьне әйтеп бетергәннэн соң, көчекне сыйпыйлар, иркәлиләр. Кинәт көчек кузен ача, сикерә, орә башлый. Балалар урыннарына таба йөгерәләр, көчек аларны куа.Тотылган баланы «көчек» итеп билгеләргә мөмкин.
Уенга курсәтмәләр:
Шигырьне әйтеп бетерми торып, балалар көчеккә кагылмыйлар.
Баллар көчекне бераз сыйпаганнан сон гына, ул кузлэрен ача,селкенә башлый.
Уенны узләштергәннән соң, көчекне балалар арасыннан сайларга мөмкин.
Шигырьне алдан өйрәнергә кирәк.

Слайд 3 Куян

Балалар тугәрәкләнеп басып торалар. Бер

Куян  Балалар тугәрәкләнеп басып торалар. Бер бала «куян» итеп билгеләнә.

бала «куян» итеп билгеләнә. Ул тугәрәкнен уртасында тора.

Барлык балалар тәрбияче белән бергә җырлыйлар һәм җырның әчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар:
Ап – ак куян утыра,
Колагын селкеп тора,
Менә шулай, менә шулай
Колагын селкеп тора.
Аңа тик тору кыен,
Җылыта ул тәпиен,
Һоп, һоп, һоп, һоп,
Җылыта ул тәпиен.
Куян тик торса – туңа,
Сикергәли ул шуңа,
Һоп, һоп, һоп, һоп,
Сикергәли ул шуңа.
Җырның ахырында куян, ике аякта сикереп, тугәрәк буенча бара һәм берәр баланын алдына килеп туктый. Шул бала «куян» була.
Уенга курсәтмәләр:
Балалар белән текстны уенга кадәр алдан өйрәнергә кирәк.
Тәрбияче балаларнын сузләрне дөрес әйтуләрен кузәтә.

Слайд 4 Мәче

Мәче    Балаларнын урындыкларын тезеп, тугәрәк ясала. Балалар –

Балаларнын урындыкларын тезеп, тугәрәк ясала. Балалар – «тычканнар» -

урындыкларның артларына качалар. Уртада, паласта, «мәче» утыра.
Тәрбияче җырлый:
Мич башында ялкау мәче
Мыр – мыр йоклый, берни белми.
Уяна да сузылгалый,
Битен юа, борылгалый.
Көн озын, төн килеп житә,
Мәче торып ауга китә.
Ауга китә, тычкан куа,
Куа – куа барып тота.
Тәрбияче җырлаганда, мәче сузылгалый, битен юа. Җыр тәмамлануга, тычканнар, ояларыннан чыгып, төрле якка йөгерэ башлыйлар. Мәче берсен тота. Тотылган тычкан «мәче» була, уен кабатлана.


Слайд 5 Тавыклар һәм әтәч.

Тавыклар һәм әтәч.    Балалар урындыклар өстенэ менеп, чугәләп

Балалар урындыклар өстенэ менеп, чугәләп яки гадәти рәвештә утыралар.

Алар «тавыклар» булалар. Арадан бер малай «әтәч» итеп билгеләнә.
Тәрбияче тубәндәге шигырьне әйтә:
Әтәч сары итектән,
Йөри комлык остеннән….
Як – ягына карана,
«Кик-ри-кук!» - дип кычкыра.
Бу вакытта әтәч, канатларын кага – кага, горур кыяфәттә булмә буйлап йөри. Тәрбияче сөйләп бетергәч, ул, туктап, тубәндәге сузләрне әйтә:
Йөннарым җем – җем итә,
Тавышым еракка китә.
Кикрикук!.. Кикрикук!..
Кояш, мине ишетеп,
Йокыдан тора көлеп,
Кикрикук,кикрикук!
Уяныгыз хәзер ук!
Кикрикук!.. Кикрикук!..
Әтәч кычкырганнан соң, барлык тавыклар, сикереп төшеп, узләренә җим әзләргә китәләр – булмә буйлап йөгереп йөриләр. Әтәч тә алар белән йөгерә. Тәрбияченең «Ти – ти – ти» дип чакыруына барысы да уз урыннарына әйләнеп кайталар. Аннан соң яңа «әтәч» сайлана, һәм уен яңадан башлана.
Уенга курсәтмәләр:
Тәрбияче балаларның уенын кузәтеп тора һәм тиешле урында аларны чакырып ала.
«Тавыклар» белән «әтәчнең» «чупләнеп» йөруләрен бик озакка сузарга ярамый, бу – уенның сулпәнәюенә, блаларның кызыксынулары кимугә китеру мөмкин.

Слайд 6 Кәҗә
Бу уен балаларны

Кәҗә   Бу уен балаларны булмәдә үз урыннарын истә калдырырга,

булмәдә үз урыннарын истә калдырырга, табарга, кузәтүчән, игътибарлы булырга

өйрәтә.
Балаларның урындвклары бүлмэнең кара – каршы якларына куела. Балалар урындыкларда утырып торалар. Бер читтәрәк тәрбияче басып тора – ул кәҗә ролен үти.
Уен башлану белән, күңелле көй астында, балалар бүлмэ буйлап йөри башлыйлар (җитэклэшеп яисә берэм – берэм генә). Берникадәр йөргәннән соң, тәрбияче җырлый башлый:
Балаларны куып килэ,
Зур мөгезле бер кәҗә,
Сөт әчмәгән балаларны
Мөгезе белән ул сөзә.
Җырның соңгы сүзләрен әйтеп бетерүгә, кэҗэ балаларны куа башлый, балалар, йөгерешеп, үз урыннарына качалар (урындыкларына барып утыралар).
Уенга күрсәтмәләр:
Уенны көндезге йокыдан торганнан соң, бигрәк тә сөт эчәр алдыннан үткәрсәң куңелле була.
Мөгезле кәҗәне гәудәләндергәндә, хәрәкәтләр, мимика һәм тавыш белән образны тулырак итәргә, балаларга кәҗәне күз алдына китерергә ярдәм итү өчен тырышырга кирәк.

Слайд 7 Чебешле тавык

Чебешле тавык   Тәрбиче – «тавык», ә балалар «чебиләр»

Тәрбиче – «тавык», ә балалар «чебиләр» булалар. Тавык урындыкта

яки келәм өстендә утыра, чебиләр аның янына ук килеп утыралар.
Тавык йокымсырап, күзләрен йомып утырган арада, чебиләр әкрен генә төрле якларга йөгереп китәләр, җим эзләнеп йөриләр.
Тавык уяна, янында чебилэре юклыкны күрә дә аларны чакыра б ашлый: «Кыт – кыт – кыт, барыгыз да мине м яныма килегез!» - ди. Чебиләр әниләре янына йөгереп киләләр. Уен кабатлана.
Уенга күрсәтмәләр:
«Чебиләр» бүлмә буйлап йөриләр яки йөгерәләр.
«Тавык» чакыргач та, «чебиләр» барысы да йөгереп килергә тиешләр.
Әгәр уен булмәдә үткәрелсә, балаларга йөгерү өчен урынны билгеләргә кирәк.

Слайд 8 Җитез балалар
Балалар

Җитез балалар   Балалар урындыкларда утырып торалар. Идәнгә куелган

урындыкларда утырып торалар. Идәнгә куелган кәрзингә уртача зурлыктагы 5

– 6 туп салына. Балаларның бео өлеше ( туп санына карап), утырган урыннарыннан торып, бер рэткэ тезелэлэр.
Тәрбияче: «Бер, ике, өч», - ди дә кәрзиндәге тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Балалар туплар артыннан йөгерәләр. Һәр бала бер тупны тотып, тәрбиячегә китереп бирә. Тәрбияче балаларны мактый. Туплар артыннан йөгергән балалар үз урыннарына килеп утыралар, ә алар урынына башка балалар чыга.

Слайд 9 Казлар
Балалар -

Казлар   Балалар - «казлар» - бүлмәнең бер башына

«казлар» - бүлмәнең бер башына куелган урындыкларда утырып торалар.

Бу – «Казлар өе». Тәрбияченең: «Ка, ка, ка! Ах казларым, соры казларым, йөрергә чыгыгыз!»- диюенә, балалар барысы да бүлмә буйлап йөриләр. «Үлән чупләгез!» - чүгәлиләр һәм, казлар кебек «үлән чүплиләр». «Су эчегез!» - дигәч, барысы да баш һәм гәүдәләрен аз гына түбән ияләр, аннан соң югары күтәрәләр, башларын җиңелчә генә артка ташлыйлар. «Йөгерегез өйгә, соры бүре килә!» - дигәч, барысы да үз урыннарына йөгерәләр.

Слайд 10 Курчак белән куыш уены

Курчак белән куыш уены   Балалар бүлмә буйлап тезелгән

Балалар бүлмә буйлап тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияченең кулында

курчак. Ул, курчакны алга чыгарып: «Курчак йөгереп китте,т Динә белән Ренат тотыгыз!» - дип йөгерә башлый. Исемнәре әйтелгән балалар тэрбияче артыннан йөгереп китәләр. Бераз йөгергәч, тэрбияче аларга курчакны тоттыра. «Динә белән Ренат куып җителләр,курчакны тоттылар»,- ди. Ике бала курчакны ике кулыннан тотып, балалар каршына алып киләләр. Уен яңадан башлана.
Курчакны кууда барлык бала катнашкач тәмамлана. Тәрбияче : «Инде курчак ял итә, бүлмәгә кереп китә(яки комга уйнарга китә», яки «аш ашарга китә»)», - дип , уенны йомгаклый.
Бу уенны аю баласы, эт һ. б. Шундый йомшак уенчыклар белән дэ үткәрергә мөмкин.

Слайд 11 Кояш һәм яңгыр

Кояш һәм яңгыр    Бүлмәнең бер читендә ярымтүгәрәк рәвешендә

Бүлмәнең бер читендә ярымтүгәрәк рәвешендә урындыклар – «өйләр»

урнаштырыла. Алар артлары белән бүлмәнең уртасына каратылып, бер – берсеннән берникадәр ара калдырылып куела. Балалар да, тәрбияче дә ( тәрбиячегә зур урындык куела) – һәркем үз «өе»нең эчендә (урындыкның алгы ягында) чүгәләп утыралар. Барысы да «тәрәзә»дән (урындык аркасындагы уемтыктан) карыйлар, «урам»ны күзәтәләр.
Тәрбияче, «тәрәзә»дән карап: «Бүген һава ничек яхшы!»- ди. Ул бүлмәнең уртасына чыга һәм барлык балаларны уйнарга чакыра. Балалр йөгерешеп «өй»ләреннән чыгалар һәм, куллары белән тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. (Уенның эчтәлегенә бәйләнешле берәр җыр җырларга да мөмкин.) Тәрбияче кинәт : «Карагыз әле, яңгыр килә, тизрәк өйгә!»- ди. Барысы да уз урыннарына йөгерәләр.
Тәрбияче: «Өй түбәсендә яңгыр ничек шыбырдый, тыңлыйк әле»,- ди һәм шулвакытта, бармак очлары белән урындык аркасына сугып, яңгыр тамчылары төшкән тавыш чыгара. Яңгыр тамчылары тавышы башта көчлерәк була, соңыннан әкренәя бара һәм бөтенләй туктый.
Тәрбияче: «Урамда яңгыр туктадымы икән? Хәзер чыгып карыйм, аннан соң сезне чакырырмын», - дип, «өе»ннэн чыга. Ул, башын югары күтәреп, һавага карый һәм: «Кояш чыкты – яңгыр яумый. Йөрергә чыгыгыз!» - дип, балаларны уенга чакыра. Балалар барысы д, йөгерешеп, урамга чыгалар, түгәрәккә тезелеп уйныйлар, бииләр. Бераз вакыттан соң кинәт «Яңгыр килә!» дигән хәбәр ишетелә, барысы да кабат үз урыннарына йөгерәләр.
Шул рәвештә уенны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.
Уенга күрсәтмәләр:
Бу уенны бина эчендә дә, уен мәйданчыгында да үткәрергә була. Урындыклар урынына «өй»ләрне җиргә түгәрәк белән сызып билгеләргә мөмкин.

Слайд 12 Кем тупны тизрәк китерә

Кем тупны тизрәк китерә    Уен өчен төрле

Уен өчен төрле төстәге туплар һәм

шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны, берәмләп китереп, тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ. б.
Тәрбияче: «Бер, ике, өч, йөгер!»- ди һәм балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерәләр. Һәрберсе берәр тупны, алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.
Уенга күрсәтмәләр:
Тупллар салу өчен билгеләнгән тартмаларны балалар йөгерә торган урыннан бераз читкәрәк, бер рәткә тезеп куярга кирәк. Тәрбияче тартма янына балаларның тупларны дөрес салу – салмауларын тикшереп тора. Һәрбер бала бер генә туп алырга тиеш. Төркемдә балалар саны күп булганда, уенчыларны берничә төркемчәгә бүлеп (5 – 6 бала белән), чиратлашып уйнарга мөмкин.
Балалар бары тик тәрбияче сигнлыннан соң гына йөгерергә тиешләр.
Йөгергәннән соң, балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.

  • Имя файла: kuyanym-1.pptx
  • Количество просмотров: 130
  • Количество скачиваний: 0