Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему prezentatsiya chechekler

Борын – борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы бик ярлы, үсемлекләрнең төрләре бик аз булган вакытта, бер авылда Гөлчәчәк исемле бик чибәр, сөйкемле, уңган – булган, тырыш, хезмәт сөючән кыз яшәгән, ди. Бу кыз
Туган ягым- гөлләр иле Борын – борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы бик ярлы, үсемлекләрнең төрләре Кешеләр бу чәчәкләрнең матурлыгын күреп таң калганнар,аларга карап сокланганнар Энҗе чәчәк-ландыш Миләушә чәчәк-фиалка Гөлҗимеш-шиповник Кынгырау чәчәк-колокольчик Гөлчәчәк-роза Тузганак Мәк чәчәге Бәрәнге чәчәк Төнбоек Энҗе чәчәк Ак чәчәк-ромашка Тузганак Гөлҗимеш Табышмаклар    Ак атлас  керфекләремә, Сөттәй ап – ак тамчылар Нечкә яшел сабакта Кызыл роза - ярату, бәхет, шатлык, сәламәтлек билгесе. Зәңгәр ирис – ышаныч Өзмик, әйдә, чәчәкләрне.
Слайды презентации

Слайд 2 Борын – борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы

Борын – борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы бик ярлы, үсемлекләрнең

бик ярлы, үсемлекләрнең төрләре бик аз булган вакытта, бер

авылда Гөлчәчәк исемле бик чибәр, сөйкемле, уңган – булган, тырыш, хезмәт сөючән кыз яшәгән, ди. Бу кыз бик бәхетсез булган, чөнки аның әнисе булмаган. Гөлчәчәк үги әни белән яшәгән, ди. Үги әни кызның чибәрлегеннән, уңганлыгыннан бик көнләшкән. Шуңа күрә кыз эшне ничек кенә тырышып, җиренә җиткереп башкарса да, үги әни аның бөтен эшеннән дә гаеп таба, начар сүзләр белән кимсетә торган булган. Ә Гөлчәчәк аның сүзләренә каршы дәшмәгән, түзгән, бик сабыр булган. Ләкин үги әни җае чыккан саен кызны рәнҗеткән. Көннәрдән бер көнне Гөлчәчәкнең сабырлыгы беткән : үги әнисенең чираттагы сәбәпсез рәнҗетүенә түзә алмыйча, елый – елый , өйдән чыгып киткән. Кыз кая барганын да белмичә йөгергән дә йөгергән, бер биек тау башына менеп җиткән. Гөлчәчәк тирә – якның матурлыгын да күрмәгән, елаган да елаган. Тау башында ягымлы җил исә икән. Ягымлы җил Гөлчәчәкнең битләреннән сыйпаган, чәчләре белән уйнаган, аны юатырга теләгән. Әмма кызның инде үги ананың рәнҗетүләренә түзәрлек чамасы калмаган. Гөлчәчәк җилгә : “ Назлы җилкәем, минем инде күптән мондый ягымлылыкны күргәнем юк. Син мине юатма. Минем кире өйгә әйләнеп кайтасым килми. Син мине кешеләргә матурлык, шатлык бүләк итүче итеп үзгәрт!”- дип ялварган. Җил аны бик күп орлыкларга әверелдергән. Җил көчәйгәннән көчәйгән. Ул орлыкларны төрле якка тараткан. Бу орлыклар ерак җирләргә очып барып, уңдырышлы туфракка килеп төшкәннәр. Шифалы яңгырлар яуган, ягымлы кояш та үзенең җылысын җәлләмәгән. Аларның ярдәме белән орлыклар тишелеп чыкканнар, матур булып үскәннәр, бөреләр чыгарганнар. Ә көннәрдән бер көнне җир өсте матур ап –ак чәчәкләргә күмелгән. Чәчәкләрнең ак төсе кызның керсез,саф күңелле булуыннан килгән.

Слайд 3 Кешеләр бу чәчәкләрнең матурлыгын күреп

Кешеләр бу чәчәкләрнең матурлыгын күреп таң калганнар,аларга карап сокланганнар

таң калганнар,аларга карап сокланганнар һәм чәчәкләргә гөлчәчәк дип исем

биргәннәр. Алар чәчәкләрне үз бакчаларына алып кайтып утыртканнар. Акрынлап гөлчәчәкләрнең төрле төсләре барлыкка килгән : кызыл, алсу һәм сары. Бу чәчәкләр безгә бик таныш булган, һәрберебезнең бакчасында үскән роза чәчәге булып чыккан. Тора – бара кешеләр бу чәчәкләрнең файдасын да белеп алганнар.

Слайд 4 Энҗе чәчәк-ландыш

Энҗе чәчәк-ландыш

Слайд 5 Миләушә чәчәк-фиалка

Миләушә чәчәк-фиалка

Слайд 6 Гөлҗимеш-шиповник

Гөлҗимеш-шиповник

Слайд 7 Кынгырау чәчәк-колокольчик

Кынгырау чәчәк-колокольчик

Слайд 8 Гөлчәчәк-роза

Гөлчәчәк-роза

Слайд 9 Тузганак

Тузганак

Слайд 10 Мәк чәчәге

Мәк чәчәге

Слайд 11 Бәрәнге чәчәк

Бәрәнге чәчәк

Слайд 12 Төнбоек

Төнбоек

Слайд 13 Энҗе чәчәк

Энҗе чәчәк

Слайд 14 Ак чәчәк-ромашка

Ак чәчәк-ромашка

Слайд 15 Тузганак

Тузганак

Слайд 16 Гөлҗимеш

Гөлҗимеш

Слайд 17 Табышмаклар
Ак атлас керфекләремә,

Табышмаклар  Ак атлас керфекләремә,	     Сары күземә


Сары

күземә карап,
Кызганмыйча керфегемне
Тарталар санап – санап.
( Ромашка )

Зәнгәре дә,сарысы да
Була бу чәчәкләрнең.
Салкын тигәндә шифасы
Бик күп диләр чәенең.
(Мәтрүшкә )
 


Слайд 18 Сөттәй ап – ак

Сөттәй ап – ак тамчылар    Яшел

тамчылар
Яшел болыт

астында.
Хуш исләрен таратып,
Җемелдиләр каршымда.
( Энҗе чәчәк )


Чәчәкләрнең иң затлысы
Ул аларның патшасы Яратуың дөрес булса, Букет кына алышасы.
( Роза )


Слайд 19 Нечкә яшел

Нечкә яшел сабакта

сабакта


Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән –
Ак шар очкан да киткән.
( Тузганак )
 

Слайд 20 Кызыл роза - ярату, бәхет, шатлык, сәламәтлек билгесе. Зәңгәр

Кызыл роза - ярату, бәхет, шатлык, сәламәтлек билгесе. Зәңгәр ирис –

ирис – ышаныч чәчәге. Ак лилия – аклык, сафлык, камиллек

символы. Ромашка – тыйнаклык, игелек, ныклык, сабырлык билгесе. Миләүшә чәчәге – тыйнаклык, сафлык символы. Канәфер – азатлык, көрәш билгесе. Лалә - изгелек, милли рух билгесе. Тәрбияче: Чәчәкләрнең төренә генә түгел, төсләренә дә игътибар итәргә кирәк. Кызыл – тормыш, ярату, тантана төсе. Ал – өмет. Сары – аерылу, хыянәт. Куе сары – кояш, шатлык, бәйрәм, дан төсе. Күк төсе – сафлык, тугърылык. Ак – ихласлык, изгелек, сөенеч, бәхет. Куе зәңгәр – көч – егәрлек, чиксезлек, иркенлек, тынычлык төсе.

Слайд 21

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне.  

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне.  

Җылы яңгыр юып үткән Җәяүле басу юлын. Кочак җәеп каршы ала Безне чәчәкле болын.   Тирбәләләр талгын җилдә Ямь биреп туган җиргә. Бүләк итәм, ал гөлләрне Болыны белән бергә.   Дөнья матур кояш белән, Болын яме – гөллләрдә. Күкләр аяз, күңелдә яз Туган – үскән җирләрдә.     Өзмик, әйдә, чәчәкләрне Үссеннәр матур булып. Уйнасыннар күбәләкләр Шул чәчәкләргә кунып.

  • Имя файла: prezentatsiya-chechekler.pptx
  • Количество просмотров: 40
  • Количество скачиваний: 0