Слайд 2
Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева
1928 – 2005
Слайд 3
План
Г.Зәйнашеваның тормышы кайсы яклары белән кызыклы булуын ачыклау,
чыгышлар тыңлау.
“Әбиемне яратам” китабына кергән шигырьләре белән танышу, шигырьләрдә
авторның табышын билгеләү.
Шагыйрәнең иҗаты кемгә башланган?
Ул аларда нинди сыйфатларны төзәтергә тели? соравына җавап бирү.
Слайд 4
1928 елның 13 гыйнварында Тукай районы Иске Теләнче
авылында туа.
1930 елдан Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында
яши, укый.
Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый.
Минзәлә педагогия училищесында укый.
1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Слайд 5
“Кәнсиртебезне башлыйбыз! Җырлый Гөлшат Зәйнашева”
Слайд 6
Нинди авыл ул, дисәгез,
Моңлы авыл Тәкермән.
Китсәң, сагынып кайтасың,
Мәңге
чыкмый хәтердән.
Слайд 7
Минзәлә педагогия училищесы
Слайд 8
Безнең яшьлек кырыс яшьлек булды,
Назланырга вакыт тимәде.
Никтер яшьлегемдәй
кырыс уйлар
Күңелемне бүген биләде.
Бездән бары бер-ике яшь өлкән
Бергә уйнап-үскән
егетләр
Киттеләр дә югалдылар... бүген
Төштә генә күргән кебекләр.
Ә без, хатын-кызлар, тылда калдык,
Арба-чаналарга җигелдек.
Әти, абый, сөйгән егетләрне
Алмаштырып, кырга юнәлдек.
Гармун юкта, такмак әйтеп биеп,
Күңел ача идек җыр белән.
Еласак, еладык бергә, үксеп
Урылмыйча калган җир белән.
Слайд 9
Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире
Татарстан китап нәшриятының матур
әдәбият бүлегендә мөхәррир
Радиокомитетта музыкаль тапшырулар мөхәррире
Г.Тукай исемендәге
клуб директоры
Профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Слайд 10
Беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм бер пәрдәле
пьесалары «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» җыентыкларында
басыла.
«Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куела.
1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән беренче шигырьләр китабы дөнья күрә.
Слайд 11
«Туган жирем —Татарстан» (А.Ключарев музыкасы),
«Китмә, сандугач» (Р.Яхин
музыкасы),
«Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров музыкасы),
«Үз илемдә»
(С.Садыйкова музыкасы),
«Зәңгәр төймә» (халык көе),
«Күл буена килсәң иде» (З.Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б.Гайсин музыкасы),
«Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев музыкасы),
«Аерылмагыз» (Ч.Зиннәтуллина музыкасы),
«Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин музыкасы)
Слайд 12
«Илле җыр» исемле китабы өчен 1991 елда
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.
Татар җыр сәнгате
өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.
Слайд 13
Җырларым бар, моңнарым бар
Йөрәк түремдә.
Җыр белән чын дуслар
таптым
Туган җиремдә.
Слайд 15
Г.Зәйнашеваның туган авылы:
1) Тукай районы Иске Теләнче авылы
2)
Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы
3) Минзәлә шәһәре.
2. Г.Зәйнашева кайсы
уку йортында укымаган?
1) Минзәлә шәһәре гимназиясендә
2) Минзәлә педагогия училищесында
3) Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә.
Слайд 16
3. Г.Зәйнашева хезмәт юлын кайсы эшчәнлектән башлый?
1) Татарстан
радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире булып
2) Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы
Г.Тукай исемендәге клуб директоры
3) профессионал язучы.
4. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем нинди хезмәтләре өчен бирелә?
1) татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
2) сәхнә әсәрләре өчен
3) тәрҗемә эше өчен.
Слайд 17
5. Авторы Г.Зәйнашеваныкы булмаган сәхнә әсәрләрен билгеләргә:
1) «Рамай»
2)
«Язмышлар һәм ялгышлар»
3) «Әлдермештән Әлмәндәр».
6. Г.Зәйнашеваның кайсы сәхнә әсәре
Минзәлә театры тарафыннан куелмаган?
1) «Рамай»
2) «Язмышлар һәм ялгышлар»
3) «Гайфи бабай, өйлән давай».
Слайд 18
7. «Илле җыр» исемле китабы өчен Г.Зәйнашева нинди
бүләккә лаек була?
1) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә
2)
СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы
3) Рәшит Гәрәй бүләге.
Слайд 19
Чәчтем шалкан.
Чәчтем шалкан, чыкты кишер,
Җыеп алдым чөгендер.
Кып-кызыл эре
чөгендер,
Һич тә ялган түгелдер.
Чөгендерне кайнаттымда,
Ясадым ап-ак шикәр.
Шундый тәмле шикәр
чыкты,
Исең-акылың китәр!
Шикәрнең вак-вак кисәген
Чәчтем җиргә мин кабат.
Түтәл, түтәл, түтәл булып
Үсте җирдә шоколад!
И йөрим, йөрим бакчад
Ашап шоколад кына.
Һич тә ялган сөйләмимен,
Арттырамын чак кына!
Слайд 26
Кешеләр, яратыгыз
бер-берегезне
Ярату озынайтыр гомерегезне...
Слайд 27
Нәрсә калдырам мин, китсәм,
Бу якты дөньядан, дим?..
Яктыртыр өчен
тагын да
Ни кылдым мин аңа, дим.
Гашыйк булып бу дөньяга
Тик
җырлап үтте гомер.
Үзләре гашыйклар гына
Хәлемне белсә белер.
Калса калыр, бәлки, моңым,
Җырым кинәт бүленеп,
Туган як каеннарының
Яфрагына эленеп.
Слайд 29
Кроссворд сораулары:
Мәзәкләрне кем уйлап чыгарган?
Морожныйның татарча атамасы.
Г.Зәйнашева җидееллык мәктәпне тәмамлаган авыл исеме.
Г. Ибраһимов хикәясе.
Төп герое – Закир.
“Мин дә ...гә китәм
Дип йөри Илсөя дә”.
Г.Зәйнашевага “Илле җыр” китабы өчен бирелгән бүләк.
7 “Әкият түгел, чындыр,
Әби булган ...!”
Сәхнәдә уйнау өчен язылган әсәр жанры.
“Әби әйтә: “Иң элек син
... бул, улым”.
“Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе авторы
Музыкалы комедия жанрындагы сәхнә әсәре.
Көлкеле әсәрнең бер төре.
“Тәмле әйбер ашаганда
... йотма, диде”.