Что такое findtheslide.com?

FindTheSlide.com - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация, доклад на тему Проект Җиңү килде, җирне нурга күмеп проект (подготовительная группа)

Презентация на тему Проект Җиңү килде, җирне нурга күмеп проект (подготовительная группа), из раздела: Разное. Эта презентация содержит 19 слайда(ов). Информативные слайды и изображения помогут Вам заинтересовать аудиторию. Скачать презентацию на данную тему можно внизу страницы, поделившись ссылкой с помощью социальных кнопок. Также можно добавить наш сайт презентаций в закладки! Презентации взяты из открытого доступа или загружены их авторами, администрация сайта не отвечает за достоверность информации в них. Все права принадлежат авторам презентаций.

Слайды и текст этой презентации Открыть в PDF

Слайд 1
Проект « Җиңү килде, җирне нурга күмеп»Төзеде: татар һәм рус теле тәрбиячесеИбраһимова Зөлфия Фарил кызы
Текст слайда:

Проект
« Җиңү килде, җирне нурга күмеп»

Төзеде: татар һәм рус теле тәрбиячесе
Ибраһимова Зөлфия Фарил кызы


Слайд 2
Проектның актуальлеге:      Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр
Текст слайда:

Проектның актуальлеге:
Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Туган илнең язмышы тапшырылачак яшь буынга кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирү зур әһәмияткә ия. «Патриотизм хисен бишек яшеннән, балалар бакчасына йөри башлаганнан ук тәрбияләргә кирәк, - дип язды М. А. Шолохов. – Ул чагында бу хис аңга тирән үтеп керер, үәм кеше теләсә нинди сынаулар каршында каушап калмас.Ватанга бирелгәнлекне гомере белән раслар». Патриотизм хисен тәрбияләү бишек җырларыннан, тәпи йөргән сукмаклардан башлана.Үсә төшкәч, бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман бабалары, армиядә булган әтиләре, туганнарының хезмәттәге батырлыклары турында горурланып сөйләве бала күңелендә аеруча тирән эз калдыра.
Бу проектны гамәлгә куйганда, балалар белән илебезнең тынычлыгын саклау кирәклеге турында, бу тынычлыкны саклаучы солдатлар һәм офицерлар хезмәте хакында сөйләшүләр үткәрү, аларда кыюлык, Туган илне сакларга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. Балаларны үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә матур әдәбият әсәрләрен уку,җырларын тыңлау, патриотик темага төрле альбомнар, рәсемнәр карау да уңай нәтиҗә бирә.


Слайд 3
Проектның максаты:   Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буын балаларына хәрби- патриотик тәрбия
Текст слайда:

Проектның максаты:
Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буын балаларына хәрби- патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы, батырлар турындагы белемнәрен арттыру,үз иленең батырлары белән горурлану хисе уяту.

Бурычлар:
– төрле эшчәнлекләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән таныштыру; – илебезнең үткәне белән кысыксыну уяту; – балаларны герой-шагыйрьләр белән таныштыру; – фильмнар аша сугыш чорындагы батырлыкларны күрсәтү, әдәби әсәрләр аша батырлар белән горурлану хисе уяту; – әти-әниләрдә төрле чараларда катнашу теләге тудыру.

Проектның төре: танып-белү, иҗади, сөйләм теле.

Проектта катнашалар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр,татар теле тәрбиячесе, музыка җитәкчесе.

Проектны башкару вакыты: февраль-апрель,май.

Проектны тормышка ашыру ысуллары:
• өйрәтү ысуллары: иҗади биремнәр биреп, монологлы һәм диалоглы сөйләмне бәйләү. • тәрбияләү ысуллары: әңгәмә, балаларны актив эшчәнлеккә тарту, эш-гамәлләрен дөресләп бару, уен. • укыту ысуллары: аңлатулы, стимул бирә торган, мәгълүмати- белдерүле.
Проектларның дэвамлылыгы: •дәвамлы проект (февраль, март, апрель,май)

Көтелгән нәтиҗәләр: Әлеге проект балаларда үз иленең каһарманнары белән горурлану, Туган иленең батырларына соклану хисе, үткән тарихыбыз, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге уятыр, дип күзаллана.



Слайд 4
Проектны тормышка ашыру юллары: I. Әзерлек өлеш: • максат кую
Текст слайда:

Проектны тормышка ашыру юллары:

I. Әзерлек өлеш:
• максат кую • проектны башкару формаларын эзләү; • проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;

I I. Төп өлеш:
• тематик шөгыльләр үткәрү, • әңгәмәләр үткәрү, сугыш турында фильнар карау ; • балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;

I I I. Йомгаклау өлеше:
• проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү, • проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм апрель ахырында « Бөек Җиңүгә 70 ел» дигән кичә уздыру .


Слайд 5
Проектны әзерләү буенча тәрбияче эшенең якынча планы:
Текст слайда:

Проектны әзерләү буенча тәрбияче эшенең якынча планы:


Слайд 6
«Литературно-музыкальный утренник посвященный М.Джалилю»Зал бәйрәмчә бизәлгән. М. Җәлилнең портреты, кечерәйтелгән һәйкәл макеты, М. Җәлил
Текст слайда:

«Литературно-музыкальный утренник посвященный М.Джалилю»
Зал бәйрәмчә бизәлгән. М. Җәлилнең портреты, кечерәйтелгән һәйкәл макеты, М. Җәлил исемен йөрткән опера һәм балет театры бинасы, Казан Кремле каршындагы һәйкәл рәсеме, балалар өчен язган китаплары куелган. Балалар милли киемнәр кигәннәр. Балалар киенеп залга киләләр.
Вед: Дорогие ребята! Сегодня у нас необычный день. Мы собрались на литературно- музыкальный утренник посвященный М. Джалилю. Кто это Муса Джалиль?
Дети : М. Джалиль великий татарский поэт.
Вед: Да, ребята, М. Джалиль великий татарский поэт. Его стихи перевели на все языки мира. Поэтому его считают поэтом всех народов!
Родился М.Джалиль в 1906 году в семье Мустафы, так звали его отца, в деревне Мустафино под городом Оренбургом.
Отец его был крестьянином. Учился он в медресе. Медресе – это, ребята, школа для татарских детей. В те, далекие годы школу называли медресой.
В 1941 году началась война. Немецкие фашисты захватили наши города и деревни. Народ встал в защиту своей родины. М. Джалиль добровольно пошел на войну. Он воевал против фашистов и умер на войне, защищая нашу страну, родину.
Однажды близкий друг спросил: “Что ты любишь больше всего на свете?”
Поэт подумал и ответил: ”Больше всего на свете я люблю детей!” И поэтому с любовью и желаним писал для детей. Послушайте стихотворение М.Джалиля “Часы”, рассказывает Динар (6 група):
Динь, динь, динь! Опять с утра
В то же время, что вчера
Громко бьют часыв квартире:
“В детский сад идти пора!”
Просыпается Марат
На часы бросает взгляд:
“Опоздал!” не я, а сон мой
В этом снова виноват,


Слайд 7
Говорят часы:”Тук,тук!Поторапливайся друг!”“Обождите! Не уже лиПостоять вам не досуг? ”“Тик, так-так! Стоять на местеМы
Текст слайда:

Говорят часы:”Тук,тук!
Поторапливайся друг!”
“Обождите! Не уже ли
Постоять вам не досуг? ”
“Тик, так-так! Стоять на месте
Мы не можем: мало чести
И почаще всякий раз
Ты поглядывай на нас!”
Вед: Вы поняли юмор в этом стихотворении. Поэт как бы говорит, не будьте такими ленивами как Марат.
Вед : Стихи поэта очень ласковые, напевные, поэтому более 20 стихов стали песнями.
А сейчас дети 6 гр. исполняют песню “Сәгать” на слова М. Джалиля.
Данис 12 гр. “Мой пес”
Лиза 4 гр. “Петушок”
Регина 5 гр. “Красная ромашка”
А сейчас дети 6 группы исполняют татарский танец.
Вед: Джалиль очень любил природу. Поэтому многие стихи посвящается природе.
Сейчас дети 5 группы споют песню на слова М.Далиля “Петушок”
Вед: “Больше всего я юблю детей – так сказал поэт. У него была любимая дочь Чулпан. Чулпан это утренняя звезда. Он посвящает ей стихотворение “Колыбельная дочери” (“Кызыма бишек җыры”).
Элли-бэлли озорница
Пусть тебе спокойно спиться,
Звездочка моя, певучья,
Птица счастья, песня птица!
Элли-бэлли, спи дочурка,
За день очень ты устала,
Спишь ли зведочка моя!
А сейчас послушайте музыку на это стихотворение.


Слайд 8
Вед: Давайте, ребята послушаем еще стихи М. Джалиля:1. Дамир( 6 группа )“Кукушка”Тихие сумерки, солнце
Текст слайда:

Вед: Давайте, ребята послушаем еще стихи М. Джалиля:
1. Дамир( 6 группа )“Кукушка”
Тихие сумерки, солнце садится
Слышно, как плачет какая-то птица
Ку-ку, ку-ку!
Это кукушка кричит на суку,
Словно прогнать она хочет тоску:
Ку-ку,ку-ку!
Если б кукушка жила не одна,
Так бы весь век не кричала она:
Ку-ку, ку-ку!
Пела б кукушка веселые песни
Если б птенцы ее были с ней вместе!
Ку-ку, ку-ку!
2. Ксюша С. (6 группа) “Осень пришла”. Поэт часто воспевает в своих стихах красоту природы.
И в ельнике грустно,
И в поле так пусто,
От ярких цветов
Не осталось следа...
Видите?
Покрылись озера
Морозным узором
И лужи покрылись
Скорлупками льда
Видите?
Ручей не искриться,
И в сумерках птицы
Курлычут : “Прощайте!”
Курлычут : “Пора!”
Слышите?
3. Алия( 5 группа )“Кызыл ромашка”
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар
Елмаеп, хәл сорашып
Күзгә-күз караштылар
Назлады җил аларны
Тирбәтеп ак чукларын
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.



Слайд 9
Вед: А сейчас дети 5 группы исполнят песню на слова М. Джалиля “Чишмә”.А девочки
Текст слайда:

Вед: А сейчас дети 5 группы исполнят песню на слова М. Джалиля “Чишмә”.
А девочки из 4 группы Алия и Ралина исполнят песню “Карак песи”.
Вед: Ребята, поэт когда был маленьким любил народные игры. Особенно игру “Тубетейку”.
!. Игра “Тубетейка” 1 руппа
2. Игра “Мәликә” 4 группа
3.Игра “Чүлмәк сатыш” 6 группа
Вед: Великий поэт до войны жил в Казани. Благодарные казанцы не забыли поэта и назвали в его честь улицу. А в нашем городе большой кинотеатр носит имя Джалиля. Это наша добрая память о нем! А также в Казани носит имя Джалиля театр оперы и балета.
Дети! В то время, когда М. Джалиль жил в Казани , театра не было. Поэт добился, чтобы его построили, когда состоялось открытие театра М. Джалиль написал поэму, которая стала оперой. Называется эта опера “Алтынчәч”. Этот театр носит теперь в его честь имя М. Джалиля. Народ не забыл его, так как он поэт всех народов!
Җыр өйрәтте мине яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып
Гомерем минем бер моңлы җыр иде
Үлемем дә яңгырар җыр булып .
Мин тез чүкмәм синең алда
Кол итсәң дә, тоткын итсәңдә
Кирәк икән үләм аяк үрә
Балта белән башым киссәң дә.
Вед: А теперь, послушаем стихотворение “Варворство” , “Вәхшәт” на татарском языке в исполнение лауреата международных, республиканских конкурсов Ибрагимова Айрата.
Вед: Желаем Вам голубого неба над головой, здоровья и будьте счастливы! Рәхмәт! Спасибо за внимание!
Под песню “Салют Муса Джалиль” дети, маршируя, уходят из зала.


Слайд 10
Ветераннар. (җыр) сүзләре Р.Валеева, музыкасы Д.Рафиков1. Ныграк борчый истәлекләр,  Ныграк әрни яралар.
Текст слайда:

Ветераннар. (җыр)
сүзләре Р.Валеева, музыкасы Д.Рафиков

1. Ныграк борчый истәлекләр,
Ныграк әрни яралар.
Сирәгәя сезнең сафлар,
Ерагая аралар.
Еллар булып, гүя дошман,
Күчте әле һөҗүмгә.
Ветераннар, ветераннар,
Бирешмәгез үлемгә.
2.Дала җиле алып килә,
Әрем,курганнар исен.
Сез яшәргә тиеш әле ,
Яуда калганнар өчен.
Киләчәккә барыйк,дуслар,
Һөҗүмгә барган кебек.
Сезгә приказ, ветераннар,
Бирешмәгез үлемгә!


Слайд 11
Бөек Җиңүгә 70 ел!6-7 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм
Текст слайда:

Бөек Җиңүгә 70 ел!
6-7 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.
Максат: Халык бәйрәмнәре турында балаларың белемнәрен киңәйтү.
Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән
уртаклашасы килү теләге булдыру.
Балалада патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Катнашучылар: Алып баручылар, мәктәпкә әзерлек төркем балалары.
Репертуар: Аудио язма «Вставай, страна ограмная» , « Герман көе»,
« Сагынам дуслар», « День Победы».
Җыр: «Солдатлар», «Ветераннар».
Бию: «Дулкыннар биюе», «Матрослар биюе».
Музыка залы бәйрәмчә бизәлә.Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.
1-------- ( « Марш Прощание славянки»)
1 алып баручы: Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып;
Без җиңәргә тиеш ничек тә.
2 алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец- фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз , бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.
2------ Аудио язма тыңлау «Вставай, страна огромная»
( Балалар урыннарына утыралар).
1 алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы- хәсрәт китерде.


Слайд 12
1 бала: Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне       Алды
Текст слайда:

1 бала: Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне
Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.
Туган якның данлы сабан туе,
Канлы сабан туйга әйләнде.
2бала: Ирләр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген өлгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше- карты барысы өзелеп.
2 алып баручы: Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең курку белмәс батыр уллары, кызлары ,башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны сакларга күтәрелделәр. Илебезне азат итү өчен алар үзләрен аямыйча көрәштеләр.
3------Аудио язма тыңлау «Герман көе». Язма әкеренәя...
1 алып баручы: Сугыштан безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысы кире әйләнеп кайтмады. Аларның күбесе батырлар булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының Тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.
3бала: Сугышта солдат гомере
Була, диләр, бик кыска.
Ышанмагыз, дөрес түгел:
Солдат үлми сугышта.
Ә хәзер сезнең белән Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен тыңлап үтик. «Кызыл ромашка» Муса Җәлил шигыре укыла .
2 алып баручы: Әйе, фашистларның совет халкына булган кансызлыгы, җәберләве шагыйрьләрнең иҗаты аша яшь буынга килеп иреште. Муса Җәлилнең «Вәхшәт» дигән шигырен укып та без моңа тагын бер кат ышана алабыз.
Бу шигырьне дөнья күләм, республика конкурслары лауреаты Ибрагимов Айрат сөйли.
«Вәхшәт» шигыре Муса Җәлил ( Ибрагимов А.А.. укый, музыка уйный һәм рәсемнәр күрсәтелә).
5 төркем балалары башкаруында «Дулкыннар» биюен карыйк.



Слайд 13
4------«Дулкыннар» көенә бию (кызлар бии).1 алып баручы: Сугыш тынып торган арада солдатлар җырлап, биеп
Текст слайда:

4------«Дулкыннар» көенә бию (кызлар бии).
1 алып баручы: Сугыш тынып торган арада солдатлар җырлап, биеп күңелләрен күтәрә торган булганнар. Шулай ук әти-әниләренә, балаларына, сөйгән кызларына хатлар язганнар.
(Окоп күренеше, өч бала чыга, хат язып утыралар.
5------«Сагынам дуслар» җыры яңгырый. Җыр әкеренәя, балалар шигырьләрен укыйлар.)
Тезгә куеп хатлар язганнар,
Сугыш тынган алсу таңнарда.
Туганнарын өзелеп, сагынып
Сәлам юллап туган якларга.
1бала: Әнкәем, хат язам:
Ничек соң хәлләрең?
Юрама яманга,
Килмәсә хәбәрем.
2 бала: Әткәем, хат язам:
Юк башым игәнем,
Һәрвакыт хәтердә
« Сынатма»! дигәнең.
3 бала: Сөйгәнем, хат язам
Сугышның үзеннән.
Тик шәүләм сүнмәсен,
Китмәсен күзеңнән.
( Җыр дәвам итә, балалар урыннарына утыралар.)
2 алып баручы: Әнә шул хатларны укып, тылда калган хатын- кызлар тагын да дәртләнеп, ашны- ялны белмичә, җиңү көнен якынайттылар. Ә батыр сугышчыларыбыз үзләренең гомерләрен кызганмыйча, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәштеләр.




Слайд 14
«Җиңү килде» шигыре укыла. Ибрагимова М. Ф. Утлы еллар үтте, җиңү килде.Күпләр әйләнеп безгә
Текст слайда:

«Җиңү килде» шигыре укыла. Ибрагимова М. Ф.
Утлы еллар үтте, җиңү килде.
Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылларына атлады.
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра җыр,батырларың өчен,
Горурлыгы булып халкымның!
6------Аудио язма тыңлау: «День Победы», ( музыка әкеренәя).
1 алып баручы: Җиңү килде, җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден- медальләрне чылатып.
Без быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез.Без - яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.
1 бала: Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз!
2 бала: Ил чигендә сакта торыр
Диңгез кичәр буын без.
Хезмәтебездә Ватанга
Тугрылыклы булырбыз.
«Моряклар» биюе.
3 бала: Шундый матур илебезне
Саклаучылар булырбыз.
Кирәк икән аны яуда
Яклаучылар булырбыз.




Слайд 15
7-------Җыр: «Бабай да солдат булган».2 алып баручы: Ә беләсезме, сугышта бит безнең бабайларыбыз гына
Текст слайда:

7-------Җыр: «Бабай да солдат булган».
2 алып баручы: Ә беләсезме, сугышта бит безнең бабайларыбыз гына түгел, әбиләребездә катнашкан. Әйдәгез, Риназны тыңлап карыйк әле.
Шигырь:Шәүкәт Галиев «Солдат әби».
1 алып баручы: Балалар, илебез күгенең 70 ел аяз булуы белән без ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!
4 бала: Ветераннар,ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
5 бала: Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тарих белән бергә атлый
Сез яулаган бөек даннар.
6 бала: Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тормышыгыз матур булсын,
Якты булып атсын таңнар.
8-------Җыр: «Ветераннар». Башкара Камалиева Р.
2алып баручы: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән котлыйбыз сезне!
1 алып баручы: Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын
Балкып янсын күктә йолдызлар!
Ветераннарга, килгән кунакларыбызга балалар чәчәкләр бүләк итәләр.



Слайд 16
Текст слайда:

Солдат әби. (Шәүкәт Галиев) Җиңү көнендә өйгә Бик күп котлаулар килә, Шуның берсе әбигә! Абыйлар солдат була, Әтиләр солдат була,- Аларын аңлап була; Әбиләр ничек була? Күз алдына китерәм, Әби солдатны күрәм... Алъяпкычын бәйләгән, Энемне җитәкләгән, Бидон тоткан кулына, Урын юк мылтыгына- Кыстырган култыгына! Кызык күрәм дә көләм, Үзенә сөйләп бирәм. Әби көлде аз гына, Утыртты үз алдына.


Слайд 17
Сөйләде, яшь чагында,
Текст слайда:

Сөйләде, яшь чагында, Әти дә юк чагында, Ничек килгән дошманнар, Ничек күп сугышканнар, Фашистны җиңеп салган, Әби орденнар алган. Ул бит булган очучы, Беләсеңме –очучы, Бомбалар ыргытучы! Күренмичә беркемгә Очып йөргән гел төнлә. Зениткалар:бум,бум,бум! Пулеметлар:трах,трах! Ә әбием бомбаны:бах-бабах та,бах-бабах! Күз алдына китерәм, Инде мин болай күрәм: Самолетта утыра, Әби ур-ра кычкыра, Бомбалар ташлап тора. Яза белмим мин әле, Әбием ни сөйләде. Рәсем итеп төшердем, Үзенә илтеп бирдем. Җиңү көнендә,дидем, Бу минем котлау,дидем!


Слайд 18
Фотоотчёт
Текст слайда:

Фотоотчёт