Что такое findtheslide.com?

FindTheSlide.com - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация, доклад по татарскому языку на тему Использование научных трудов Р.Фахреддина на уроках татарского языка и литературы

Презентация на тему Презентация по татарскому языку на тему Использование научных трудов Р.Фахреддина на уроках татарского языка и литературы, из раздела: Разное. Эта презентация содержит 12 слайда(ов). Информативные слайды и изображения помогут Вам заинтересовать аудиторию. Скачать конспект-презентацию на данную тему можно внизу страницы, поделившись ссылкой с помощью социальных кнопок. Также можно добавить наш сайт презентаций в закладки! Презентации взяты из открытого доступа или загружены их авторами, администрация сайта не отвечает за достоверность информации в них. Все права принадлежат авторам презентаций.

Чистай муниципаль районы бюджет белем бирү учреждениесе   «16 нчы урта  “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр...” “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр” “Утырган вакытыгызда, кирәк булмаса таянмагыз, ятмагыз. Бәлки төп - төз буларак утырыгыз! “Мәктәпкә баргач, әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать  “... гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз, яшь вакытлар гомердә бер генә  “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга  .1. Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең астына сызыгыз.Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә  .2. Исемнәрнең килешләрен билгеләгез.Уйнаган вакытта ишеткән әдәпсез сүзләреңне кешегә сөйләмә. Тәрбияле бала  .3.Тамыр һәм ясалма исемнәрне язып алыгыз.Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез эш кылган  .4.Сыйфатларның астына сызыгыз.Инсафлы баланың бит-кул сөртә торган яулыгы була. Ялкаулар кояш төшкәнче

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1
Текст слайда:

Чистай муниципаль районы
бюджет белем бирү учреждениесе «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану








Эшләде:
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хадиева Айгөл Әнвәр кызы

2016


Слайд 2
Текст слайда:

 

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр...”
Р.Фәхреддин


Слайд 3
“Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”
Текст слайда:




“Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”


Слайд 4
Текст слайда:



“Утырган вакытыгызда, кирәк булмаса таянмагыз, ятмагыз. Бәлки төп - төз буларак утырыгыз! Сөйләшкән кешегә кулыгызны куймагыз, бер аягыгызны икенче өстенә салмагыз, аяк- кулыгыз белән уйнамагыз!”


Слайд 5
Текст слайда:

“Мәктәпкә баргач, әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”


Слайд 6
Текст слайда:


“Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер . Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”


Слайд 7
Текст слайда:

 

“... гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз, яшь вакытлар гомердә бер генә мәртәбә килүен, бу вакыт бер үтеп киткәннән соң кире кайтмавын, яшь вакытта тәрбия алмаган кеше соңыннан һич алмаячагын онытмагыз”


Слайд 8
Текст слайда:

 

“Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар. Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр”


Слайд 9
Текст слайда:

 

.

1. Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең астына сызыгыз.
Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга сәдака вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. Ул дөнья байлыгына бирелмәс. Тәрбияле баланы һәркем яратыр һәм мактап сөйләр. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче җитәр.


Слайд 10
Текст слайда:

 

.

2. Исемнәрнең килешләрен билгеләгез.
Уйнаган вакытта ишеткән әдәпсез сүзләреңне кешегә сөйләмә. Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас.


Слайд 11
Текст слайда:

 

.

3.Тамыр һәм ясалма исемнәрне язып алыгыз.
Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашыннан ук белер. Тәрбиясез бала үзенең кимчелекләрен төзәтү хисабында булмас. Нәсихәт итүчегә яман сүзләр белән җавап бирер. Тәрбия вә әдәп кадәр кешеләрне бөекләп күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр. Шуның кебек тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр.


Слайд 12
Текст слайда:

 

.

4.Сыйфатларның астына сызыгыз.
Инсафлы баланың бит-кул сөртә торган яулыгы була. Ялкаулар кояш төшкәнче йоклар. Тәртипле бала әзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына эчәр, ипине кадерләп кенә ашар.