Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Дәрестән тыш эшчәнлек презентация к уроку по зож

Содержание

Мәктәпләрдә гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады. Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. ”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан
Дәрестән тыш эшчәнлек Мәктәпләрдә гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру төрләре(виды)● игровая; ● познавательная; ● проблемно-ценностное общение; ● Төп юнәлешләре.Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше. Эстетик - сәнгать юнәлеше. Фәнни эзләнү юнәле-ше. Хәрби – патриотик юнәлеш. Проект эшчәнлеге Җәмгыятькә файдалы эшчәнлек юнәлеше Мин үзем укучылар белән оештырылган дәрестән соң эшчәнлекне“Уңышка юл” дип атадым. Шуның Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районыКәзкәй башлангыч белем бирү мәктәбеУкытучы Фәрдиева Г.С 2013-2014 Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла Эчтәлек: Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру формалары.Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә спорт уеннары һәм Аңлатма язуы.Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече Программаның максаты:Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.Балаларны,белем Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;– спортның “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” программасы эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәсе :Укучыларның сәламәт яшәү Тематик планлаштыру Кулланылган әдәбият.ФГОС Примерные программы начального образования. – «Просвещение», Москва, 2009.ФГОС Планируемые результаты  Тема:        Көндәлек режим һәм сәламәтлек. Ишек шакыйлар, Марат керә. -Укучылар, Марат нинди кагыйдәне бозды?-Ул соңга калып килде?-Марат, III Төп өлеш. Журналыбызның беренче бите ничек атала?Бер, ике, өч...Безнең кулда көч.Әйдәгез уен Журналыбызның икенче бите       “Юа, юа, юылган, - Журналыбызның алдагы бите “Чәй эчәбез бал белән” дип атала.- Сүз нәрсә Журналыбызның алдагы бите “Буш вакытыңны файдалы үткәр”  Дәресләр беткәч сез буш вакытта Журналыбызның ахыргы бите “Сәгать йөри келт- келт “ дип атала. Уен “Туктый белмәс
Слайды презентации

Слайд 2 Мәктәпләрдә гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче

Мәктәпләрдә гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла

буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады. Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент

булып тора. ”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материаллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар  буенча  белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

Слайд 3 Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру төрләре(виды)
● игровая; ● познавательная; ● проблемно-ценностное

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру төрләре(виды)● игровая; ● познавательная; ● проблемно-ценностное общение;

общение; ● досугово-развлекательная деятельность (досуговое общение); ● художественное творчество; ● социальное творчество (социально

преобразующая добровольческая деятельность); ● трудовая (производственная) деятельность; ● спортивно-оздоровительная деятельность; ● туристско-краеведческая деятельность.

Слайд 4 Төп юнәлешләре.
Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше.

Төп юнәлешләре.Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше.

Слайд 5 Эстетик - сәнгать юнәлеше.

Эстетик - сәнгать юнәлеше.

Слайд 6 Фәнни эзләнү юнәле-ше.

Фәнни эзләнү юнәле-ше.

Слайд 7 Хәрби – патриотик юнәлеш.

Хәрби – патриотик юнәлеш.

Слайд 8 Проект эшчәнлеге

Проект эшчәнлеге

Слайд 9 Җәмгыятькә файдалы эшчәнлек юнәлеше

Җәмгыятькә файдалы эшчәнлек юнәлеше

Слайд 10 Мин үзем укучылар белән оештырылган дәрестән соң эшчәнлекне
“Уңышка

Мин үзем укучылар белән оештырылган дәрестән соң эшчәнлекне“Уңышка юл” дип атадым.

юл” дип атадым. Шуның бер юнәлеше белән таныштырып китәм.


Слайд 11 Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Кәзкәй башлангыч белем бирү

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районыКәзкәй башлангыч белем бирү мәктәбеУкытучы Фәрдиева Г.С

мәктәбе

Укытучы Фәрдиева Г.С
2013-2014 нче уку елы.
Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча
дәрестән

тыш эшчәнлек
«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. »
1 нче сыйныф

Слайд 12 Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының

Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка

икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады.Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри

компонент булып тора.Бу яңалык безнең укучыларның сәламәтлеген арттыруда ярдәм итәргә тиеш.”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.Физик тәрбия дәресләрендә алган күнекмәләр,белемнәр укучының мөстәкыйльрәк формадагы эшчәнлегендә ныгытылырга тиеш.Мәсәлән:иртәнге зарядка,саф һавада хәрәкәтле уеннар,физминуткалар,дәрестән тыш өстәмә шөгыльләр вакытында.Башлангыч мәктәптә физик тәрбия гомуми үсеш бирүче хәрәкәт эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Башлангыч класс укучысында хәрәкәтле уеннар, шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучының танып-белүен,иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатларын үстерә.Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый.
Дәрестән тыш шөгыльләрдә спорт-сәламәтләндерү юнәлеше атнага 1сәгать вакытны ала.


Слайд 13 Эчтәлек:

Эчтәлек:

Слайд 14 Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру формалары.

Балаларда мөстәкыйльлек

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру формалары.Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә спорт уеннары

тәрбияләүдә спорт уеннары һәм ярышларының роле зур.Мәктәп һәм сыйныф

белән спорт бәйрәмнәре , спорт ярышлары уздыру нәтиҗәле алым.

Слайд 15 Аңлатма язуы.
Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка

Аңлатма язуы.Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының

ашыру - укучының кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак

карарга өйрәтү.Хәзерге сәламәт балалар саны кимү шартларында сәламәтлек саклау бик мөһим.Начар экология,тормыш итү дәрәҗәсе түбәнәю,нерв-психик авырлыклар гомуми сәламәтлек торышының түбәнәюенә китерә.Гаиләләрдә тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану да балаларга кире үрнәк бирә.Яшьтән үз сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту проблемасы килеп баса. Сәламәт бала гына уңышлы укый,буш вакытын файдалы үткәрә,үз язмышын үзе төзи ала.
Бу программада зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү,сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә.Программа информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя.Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар,медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк.
Әлеге программаны сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең бер баскычы һәм мәктәптә тәрбия эшләренең аерылгысыз бер өлеше итеп карарга мөмкин.

Слайд 16 Программаның максаты:
Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү

Программаның максаты:Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар

өчен уңышлы шартлар булдыру.
Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү

законнары белән яраклаштырып, җаны һәм тәне белән сәламәт булырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга омтылырга өйрәтү.
 
Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:
Укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
Зарарлы гадәтләрне булдырмау.
Укучының физик тәрбия һәм спорт турында күзаллавын киңәйтү.
Балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштыру.
Ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдыру.

Слайд 17 Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:
– төрле очраклар өчен

Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;–

куркынычсызлык инструктажлары уздыру;
– спортның төрле төрләрен (йөгерү,сикерү,спорт уеннары,төрле предметлар

белән үстерешле күнегүләр) оештыру һәм уздыру;
– елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;
– зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру;
–мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;
–укучыларны тукландыруны оештыру;
–ата-аналар белән чаралар уздыру;
–юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру;
–медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру.

Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш.Бала үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп үз сәламәтлеген сакларга тырыша. Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый.Баланы иртә-кич теш чистартырга,зарядка ясарга,файдалы азык белән тукланырга өйрәтү генә аз.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен.Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була.
Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек,шатлык хисе алып килергә тиеш.


Слайд 18 “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” программасы эшчәнлегенең көтелгән

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” программасы эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәсе :Укучыларның сәламәт

нәтиҗәсе :
Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күп мәгълүмат белүе.
Зарарлы

гадәтләре булмау.
Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.
Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.
Сәламәтлек саклау буенча гади генә проект эшләре.
Ата-аналарныңсәламәтлек саклауда активлыклары.

Соңгы нәтиҗә
Физик, психик, әхлакый сәламәт, тормышта үз урынын, гамәлләрен аек бәяли белүче укучы.


Слайд 19 Тематик планлаштыру

Тематик планлаштыру

Слайд 22 Кулланылган әдәбият.
ФГОС Примерные программы начального образования. – «Просвещение»,

Кулланылган әдәбият.ФГОС Примерные программы начального образования. – «Просвещение», Москва, 2009.ФГОС Планируемые

Москва, 2009.
ФГОС Планируемые результаты начального общего образования. – «Просвещение»,

Москва. 2009.
“ Начальная школа” № 1-6. 2010 журналлары
«Ачык дәрес» гәҗитләре.2011-2013.
“Поурочные разработки по физкультуре” В.И.Ковалько 2007.Подвижные игры.
«Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995.
« Наркомания. Моны һәркем белергә тиеш” , ”Балаларыбызны ничек сакларга?” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика буенча республика үзәге. Казан. ”ДАС” 2001.

Слайд 23  
Тема:

 Тема:    Көндәлек режим һәм сәламәтлек. Максат: Укучыларны, көндәлек

Көндәлек режим һәм сәламәтлек.
Максат: Укучыларны, көндәлек режимны үтәү

сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру.
Мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.
Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.
 
Җиһазлау: презентация, өч төсле конвертта рәсемнәр.
 
Дәрес барышы.
I Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру:
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысез!
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек.
 
Бер- беребезгә кояшлы иртә кебек матур кәефләр теләп тәрбия сәгатен башлыйк.
 
II Актуальләштерү.
 
- Укучылар минем кулымда нәрсә?
- Сәгать.
- Сәгать безгә ни өчен кирәк?
- Вакытны белү өчен.
- Ни өчен безгә вакытны белү кирәк соң?
- Вакытында йокыдан тору, вакытында мәктәпкә бару өчен... (Укучыларның җаваплары)
- Сәгать безгә вакытны дөрес бүләргә, көнебезне файдалы, матур үткәрергә ярдәм итә.
 
Укучылар бүген без сезнең белән һәр көнне эшләнә торган эшләребезгә вакытны дөрес бүлү, көнебезне файдалы, матур үткәрү турында тирәнтенрәк сөйләшеп китәрбез.

Слайд 24 Ишек шакыйлар, Марат керә.
-Укучылар, Марат нинди кагыйдәне

Ишек шакыйлар, Марат керә. -Укучылар, Марат нинди кагыйдәне бозды?-Ул соңга калып

бозды?
-Ул соңга калып килде?
-Марат, син нигә соңга калып килдең?
-Мин

кичтән бик озак телевизор караган идем, шуңа соң гына йокларга яттым, ә иртә белән сәгать шалтырагач та аз гына ятып торыйм дигән идем, йоклап киткәнмен.
Инде иртә белән ашап- эчеп тә тормадым, сумкамны алдым да мәктәпкә йөгердем.Ләкин менә барыбер соңга калдым.
Ә син, Марат, көндәлек режимның нәрсә икәнен беләсеңме соң?
Билгеле беләм. Режим... Режим- нәрсә телим шуны эшлим.
Режим- көндәлек тәртип кагыйдәсе ул. Син шул кагыйдәләрне үтисеңме?
Көндәлек режимны без әби белән бергәләп үтибез. Мин йокыдан торам, әби урын җыя, мин ашыйм, әби җыештыра.
Укучылар, Алмаз көндәлек режимны бөтенләй белми булып чыкты. Бүгенге соңга калуын гафу итеп аны үз арабызга алабызмы.
Әйе.
Әйдә, Марат, тизрәк урыныңа утыр. Бүгенге дәрестә иптәшләреңне тыңла, үзең актив катнашып утыр һәм син көндәлек режимның нәрсә икәнен һичшиксез аңларсың.
 
Укучылар, бүген без сезнең белән группаларга бүленеп эшләрбез. Өстәлдә һәр группаларның исемнәре язылган табличкалар куелган. Мин сезгә шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәрмен. Исемнәрегез белән таныштырыгыз әле.
 
I гр. “Иртә”
Iгр. “Көндез”
IIIгр. “Кич”
Ivгр. “ Төн”
 
Бүгенге шөгылебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

Слайд 25 III Төп өлеш.
 
Журналыбызның беренче бите ничек атала?
Бер, ике,

III Төп өлеш. Журналыбызның беренче бите ничек атала?Бер, ике, өч...Безнең кулда көч.Әйдәгез

өч...
Безнең кулда көч.
Әйдәгез уен уйнап алыйк.
Җил чыкты ( -ж

–ж –ж)
Яңгыр ява (яңгыр яву хәрәкәте)
Төн җитте
Кояш арган ял итә ( балалар партага башларын куеп ятып алалар)
Торыгыз, тор! Нинди матур көн туды, кояш чыкты (укытучы будильник шалтырата.)
Балалар иртә белән торуга без нишлибез?
Урын җыябыз, зарядка ясыйбыз, юынабыз.
Әйдәгез, барыгызда иртәнге зарядкага тезелегез.
 
1 укучы: Иренмим беркайчан да
Иртән торып басам да
Физзарядка ясый башлыйм
Тәрәзәмне ачам да.
 
( Музыка астында зарядка ясыйлар.)
 
Укучылар зарядка ясагач сез нинди үзгәрешләр кичердегез?
Гәүдәбез язылды, уянып киттек, кәефләребез күтәрелде.
Димәк иртәнге зарядка ни өчен кирәк икән?
Тизрәк уянып җитү өчен, тәннәребез язылсын өчен.
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, көн саен иртән зарядка ясарга сүз бирәсезме?
Сүз бирәбез.

Слайд 26 Журналыбызның икенче бите

Журналыбызның икенче бите    “Юа, юа, юылган,

“Юа, юа, юылган,

Сабын суда юк булган”_ дип атала.
- Иртәнге зарядканы ясагач, без юыну бүлмәсенә ашыгабыз. Юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр? Яшел конвертларны алыгыз. Анда рәсемнәр бирелгән. Шулар арасыннан иртә белән юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр, шуларны сайлап алыгыз (сөлге, сабын теш щеткасы, теш пастасы рәсемнәре).
- Хәзер шулар арасыннан һәркем өчен аерым булырга тиешле әйберләрне аерып куегыз (сөлге, теш щеткасы).
(Һәр группадан берәр кеше сайлап алган әйберләрне әйтә )
 
-Укучылар, бергәләп укыйк әле, монда нинди сүз язылган?
С ә л а м ә т л е к
 
Сәламәтлек нәрсә ул? (Укучыларның җаваплары).
Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәтлек- ул чисталык. Безнең тирә- юньдә, тәнебездә, кулларыбызда, тырнак асларында хәтта авызыбызда да күзгә күренми торган микроблар яши. Алар төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкиннәр.
Димәк, ни өчен иртән, кич юынырга, тешләрне чистартырга кирәк икән?
Сәламәт булу өчен.
Ни өчен сез сайлап куйган теш щеткасы, сөлге һәр кеше өчен аерым булырга тиеш икән?
Бер кешедәге микроблар икенче кешегә күчмәсен өчен.
Укучылар, мин сезгә тешләрне ничек дөрес итеп чистарту турында язылган таблицалар өләшәм. Өйдә әти- әниләрегез белән үзегезне тикшереп карагыз әле. Хаталарыгыз булса төзәтерсез.
 
2 укучы: Иртә белән табында
Әби әйтте тагын да:
- Юньләп ашарсың микән,
Икмәк валчыгын, балам,
Коймый башларсың микән.


Слайд 27 - Журналыбызның алдагы бите “Чәй эчәбез бал белән”

- Журналыбызның алдагы бите “Чәй эчәбез бал белән” дип атала.- Сүз

дип атала.
- Сүз нәрсә турында барачак?
- Өстәл янында дөрес

утыру турында.
- Ә, хәзер кызыл конвертларны ачыгыз. Анда ашау өстәле янында утыручы балалар рәсемнәре бирелгән. Тиз генә киңәшләшеп алыгыз да, җавап бирегез. Бу балалар өстәл янында дөрес утыруның нинди кагыйдәләрен боздылар икән?
I гр. Куллары юылмаган, терсәкләре өстәл өстендә.
 
II гр. Китап укып, телевизор карап ашый.
 
III гр. Өстәл янында сөйләшеп утыралар. Малай авызына күп итеп тутырган.
 
IV гр. Ашаганда идәнгә, өстәлгә коеп ашый. Пычакны дөрес бирми.
 
Җавапларны тыңлыйк. Укучылар, сезнең арада бу балалар кебекләр юкмы?
Өстәл янында һәрвакыт тәртипле утырып, азыкның тәмен белеп ашарга кирәк.
Шулвакытта гына ашаган ризыкларыгыз сезнең тәнегезгә сихәт булып ятачак.
 

Слайд 28 Журналыбызның алдагы бите “Буш вакытыңны файдалы үткәр”
 
Дәресләр

Журналыбызның алдагы бите “Буш вакытыңны файдалы үткәр”  Дәресләр беткәч сез буш

беткәч сез буш вакытта ниләр эшлисез?
Түгәрәкләргә йөрибез, озайтылган көн

группасына калабыз.
Ә, хәзер зәңгәр конвертларны алыйк. Андагы рәсемнәрдә буш вакытта ниләр белән шөгыльләнү файдалы булачагын күрсәткән рәсемнәр бирелгән. Сез шул рәсемнәрдәге күренешләрне пантомимо ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Бер укучы яки берничә укучы күрсәтергә мөмкин . Икенче группада утыручы иптәшләрегез сезне аңлый алырлармы икән.
 
I гр. Ике бала шашка уйный.
 
II гр. Малайлар футбол уйныйлар.
 
III гр. Бер бала рәсем ясый, икенчесе китап укый.
 
IV гр. Әти әнигә булышу: өстәл сөртә, гөлләргә су сибә, тәлинкәләр юа.
 
-Укучылар, ә сез дәрестән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
-Спорт түгәрәкләренә, музыка һәм сәнгать мәктәбенә йөрибез.
- Буш вакытны шулай файдалы итеп үткәрү ул сезнең кәефегезне күтәрә, сәламәтлегегез ныгый, дусларыгыз күбәя, сез үзегездә яңа талантлар ачасыз.

  • Имя файла: dәrestәn-tysh-eshchәnlek-prezentatsiya-k-uroku-po-zozh.pptx
  • Количество просмотров: 155
  • Количество скачиваний: 0