Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү. проект по развитию речи (средняя группа)

Содержание

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз“.
Проект эше: Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.3 нче номерлы Проектта катнашучылар: 4-7 яшькә кадәрге балалар;Әти-әниләр, әби-бабайлар;“Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле;Мәдәният хезмәткәрләре;Проектның дәвамлылыгы: 1 ел Проектның максаты: 1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша Бурычлар: 1.Уеннарда өйрәнелгән сүзләрне аралашу өчен куллану;2.Балаларны татар халкының төрле уеннары, бәйрәмнәре, Актуальлелеге: Көтеләчәк нәтиҗә:Төрле формадагы эшчәнлекләрдә балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.Сүз байлыкларын арттыру.Сөйләм телләрен Проектның этаплары Әбиләребез бездә кунакта “Наза” уены“Йөзек салыш” уены “Капкалы” яки “Биш парлы” уены Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.Түбәтәй.Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә Утыр, утыр, Мәликә.Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, Наза. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылар каршысына чыгып Миңлебай. Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап Файдаланылган әдәбият:Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре
Слайды презентации

Слайд 2 "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә,

рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык -

тарихсыз“.

Слайд 3 Проектта катнашучылар:
4-7 яшькә кадәрге балалар;
Әти-әниләр, әби-бабайлар;
“Зөбәрҗәт” фольклор

Проектта катнашучылар: 4-7 яшькә кадәрге балалар;Әти-әниләр, әби-бабайлар;“Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле;Мәдәният хезмәткәрләре;Проектның дәвамлылыгы: 1 ел

ансамбле;
Мәдәният хезмәткәрләре;
Проектның дәвамлылыгы: 1 ел


Слайд 4 Проектның максаты:
1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар

Проектның максаты: 1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары)

(татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар

телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.
2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү..
3. Халык уеннары аша балаларда тырышлык,түземлек,гаделлек сыйфатлары тәрбияләү.

Слайд 5 Бурычлар:
1.Уеннарда өйрәнелгән сүзләрне аралашу өчен куллану;
2.Балаларны татар

Бурычлар: 1.Уеннарда өйрәнелгән сүзләрне аралашу өчен куллану;2.Балаларны татар халкының төрле уеннары,

халкының төрле уеннары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштыру;
3.Әти-әниләрне мәктәпкәчә белем

бирү программалары һәм аларны гамәлгә ашыру формалары белән таныштыру. УМК ның төп компонентлары турында аңлату. Әти-әниләрнең татар халык уеннары һәм мәдәнияте турында белемнәрен баету.

Слайд 6 Актуальлелеге:
Көтеләчәк нәтиҗә:
Төрле формадагы эшчәнлекләрдә балаларның иҗади сәләтләрен

Актуальлелеге: Көтеләчәк нәтиҗә:Төрле формадагы эшчәнлекләрдә балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.Сүз байлыкларын арттыру.Сөйләм

үстерү.
Сүз байлыкларын арттыру.
Сөйләм телләрен үстерү.
Гомумкешелек кыйммәтләре турында күзаллауларын баету.


1. Икетеллелек шартларында балаларның сөйләм телен үстерү.
Сөйләм телен үстерүдә уеннарның төп эшчәнлек булып торуы.
Балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру һәм татар халык педагогикасы нигезендә сөйләм телләрен үстерү.


Слайд 7 Проектның этаплары

Проектның этаплары

Слайд 8 Әбиләребез бездә кунакта

Әбиләребез бездә кунакта

Слайд 9 “Наза” уены
“Йөзек салыш” уены

“Наза” уены“Йөзек салыш” уены

Слайд 10 “Капкалы” яки “Биш парлы” уены

“Капкалы” яки “Биш парлы” уены

Слайд 12 Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.
Түбәтәй.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге

Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.Түбәтәй.Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне

җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:
 Түбәтәеңне кигәнсең,
 Бик ераклардан килгәнсең,


 Төскә матурлыгың белән
 Шаккатырыйм, дигәнсең.
Кушымта:
Түп – түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
 Чиккән матур түбәтәең
 Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.
 

Слайд 13 Утыр, утыр, Мәликә.
Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп,

Утыр, утыр, Мәликә.Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра.

түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр: 
Утыр,

утыр, Мәликә,
Алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа,
Әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Кулъяулык.
 
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып,
 сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.
 


Слайд 14 Наза.
 
Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,

Наза. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылар каршысына

ул уенчылар
каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә

аякларын-
кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
"Наза" дигән уенны без
Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:
Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә,
үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
 
 
 

Слайд 15 Миңлебай.
 
Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре

Миңлебай. Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк

кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:
 
Без йөрибез әйләнеп,
Син

уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
 
Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:
 
Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.
Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар: 
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.
Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр: 
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, матуркай.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.

Слайд 16

Йөзек салыш

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кызлар:
— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.
Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.


  • Имя файла: tatar-halyk-uennary-asha-balalarnyң-sөylәm-tellәren-үsterү-proekt-po-razvitiyu-rechi-srednyaya-gruppa.pptx
  • Количество просмотров: 283
  • Количество скачиваний: 2