Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему по татарскому языку на тему Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары

Проектның максаты Кешеләрне милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә, татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган,иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Проектның максаты Кешеләрне милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә, татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, йолалары Төп бурычлар:	1.Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен белү,алар белән кызыксынуларын үстереп халыкка эстетик Аулак өй - халкыбызның борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган. Каз өмәсе һәр елның Элек кыз янына башта махсус яучы (вариантлары: димче, Туйлар hәp ике якның үзара ярдәмләшүе, кулдан килгәнчә бүләкләр, бирнәләр бирешү белән Килен буласы кешенең кулдан сугып яки чигеп, тегеп әзерләнгән сөлге-тастымал, ашъяулык һ. Туй вакытында биреләсе бүләкләрне алдан әзерләп, кеше саен тәгаенләп куялар. Туйда бүләкләрне Өйгә эленгән әйберләр – киленнең мактанычы, ул аның уңганлыгы-эшчәнлегенең билгесе. Нинди матур Килен, кайниш бусагасын атлап кермәс борын ук, аның сандыгын Никах татар халкында (шулай ук башка мөселман илләрендә дә) туй йоласының иң Никах кыз йортында үтә. Кодалар савым (бүләкләр) алып киләләр. Савым ул — Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке Исем кушу мәҗлесе  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм Нәтиҗә. Безнең төп бурычыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар
Слайды презентации

Слайд 2 Проектның максаты
Кешеләрне милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә, татар халкының

Проектның максаты Кешеләрне милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә, татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре,

электән килгән гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш

алган,иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.




Слайд 3 Төп бурычлар:
1.Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен белү,алар белән

Төп бурычлар:	1.Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен белү,алар белән кызыксынуларын үстереп халыкка

кызыксынуларын үстереп халыкка эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү
2.Татар халкының

милли йола уеннары,гореф-гадәтләре аша кешеләрнең аралашу,коммуникатив осталыгын,сөйләм телен үстерү.


Слайд 4 Аулак өй - халкыбызның борынгылардан килгән йоласы, яшьләр

Аулак өй - халкыбызның борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган.

өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган.


Слайд 5
Каз өмәсе

Каз өмәсе һәр елның көз ахырында яисә

һәр елның көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул,

бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.

Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү өчен, көйледә ярма күзләргә (төеп чистартырга) китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә, һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертелә.


Слайд 6 Элек кыз янына башта

Элек кыз янына башта махсус яучы (вариантлары: димче, башкода)

махсус яучы (вариантлары: димче, башкода) җибәрү, аның ата-анасының һәм

үзенең ризалыгын да күбрәк шуның аша белү йоласы яшәп килгән булса, хәзерге вакытта бу гореф шактый үзгәрде. Ник дигәндә, кызның өйләнергә җыенган егеткә кияүгә чыгарга риза булуы-булмавы алдан ук инде билгеле була, шуңа күрә дә аның ягын яучы ярдәмендә яулауның да, димләп ризалаштыруның да кирәге калмый. Әмма кыз сорарга бару егет ягы өчен барыбер зарури. Әлбәттә, кәләше кияүгә чыгарга риза булган тәкъдирдә дә. Бу асылда баласын кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын һәм алдан ук фатихаларын алу дигән сүз.

Слайд 7
Туйлар hәp ике якның үзара ярдәмләшүе, кулдан килгәнчә

Туйлар hәp ике якның үзара ярдәмләшүе, кулдан килгәнчә бүләкләр, бирнәләр бирешү

бүләкләр, бирнәләр бирешү белән уза. Элеккеге вакытларда кызны ярәшкан

вакытта ук егет ягыннан калым һәм тарту сорый торган булганнар. Калымга, нигездә, егет ягыннан кызга кием-салымнар бирә торган булганнар. Тарту акчалата бирелгән. «Туй күтәрергә», туй  чыгымнарына тотарга бирелгән әлеге акчадан кызга кайбер бирнә әйберләре дә әзерли торган булганнар. Тарту сүзе әдәби әсәрләрдә дә кулланыла. Калым һәм тарту – борынгы сүзләр, алар барлык төрки халыкларда да кулланыла. Безнең татар халкында исә көч җитмәслек зур калым һам тарту сорау сирәк хәл булган. «Калым малы – кар суы, кар суы ничек тиз агып китә, калым малы да шулай тиз бетә», – дигәннәр. Хәзерге чорда калым һам тарту сораулар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә ул сүзләр һәм аларның мәгънәләре дә онытыла бара инде.


Слайд 8 Килен буласы кешенең кулдан сугып яки чигеп, тегеп

Килен буласы кешенең кулдан сугып яки чигеп, тегеп әзерләнгән сөлге-тастымал, ашъяулык

әзерләнгән сөлге-тастымал, ашъяулык һ. б. әйберләрен өшәнчек дип атыйлар.

Туй алдыннан кызның өшәнчекләрен карыйлар, барлыйлар.

Слайд 9
Туй вакытында биреләсе бүләкләрне алдан әзерләп, кеше саен

Туй вакытында биреләсе бүләкләрне алдан әзерләп, кеше саен тәгаенләп куялар. Туйда

тәгаенләп куялар. Туйда бүләкләрне подноска  куеп, кеше саен өләшеп

йөрүче кешене бирнә йөртүче дип атыйлар. Туй бүләген азмы-күпме акча салып, «йолып» алу гадәтләре дә бар. – Бирнәгә каршы – киргә дип, бүләккә күпмедер акча салып алалар нократ татарлары.
- Бирнә туе дип ыру-кардәшен чакыра, шунда инде килен бүләген өләшәләр. Олы әбиләргә ука баскан күкрәкчә бирәләр. Кыз ягыннан әзерләнә торган бирнәнең үзәгендә сөлге-тастымаллар тора. Кыз ягы туйның башыннан башлап буеннан-буена күпчелек очракта сөлге белән бүләкләгән. Сөлге сүзе төрле төбәктә төрлечә әйтелә. Мәсәлән, мишәрләрдә: битсебер, битсебергеч, йеслек, йөзлек, селек дигәннәр.

Слайд 10 Өйгә эленгән әйберләр – киленнең мактанычы, ул аның

Өйгә эленгән әйберләр – киленнең мактанычы, ул аның уңганлыгы-эшчәнлегенең билгесе. Нинди

уңганлыгы-эшчәнлегенең билгесе. Нинди матур бизәкле сөлгеләр иҗат иткәннәр безнең

хатын-кызларыбыз: асалы сөлгеләр, чуптарлы сөлге, алмалы, күбәләкле, чиккән сөлге һ. 6. Килен кеше кайниш бусагасын беренче мәртәбә атлап кергәндә үк «бирнә элеп», «элү элеп» керә, ягъни бүләккә сөлге биреп керә: – Иң элгәре элү итеп элә бик матур сөлге-тастымалны. Ул кайнанасына була. Аннан соң матча кашагасына эләләр, – дигәннәр апаслылар. Чөнки алар ягында өйгә кергәч тә, почмакка агачтан киштә ясап куя торган булганнар, ул киштәне «элә» дип атыйлар. Килен кеше ишектән кергәч тә, сөлгене «элә»гә элә, элә булмаса кулларына бирә.

Слайд 11 Килен, кайниш бусагасын атлап кермәс

Килен, кайниш бусагасын атлап кермәс борын ук, аның сандыгын

борын ук, аның сандыгын кертеп куялар. Килен сандыгын кертүнең

борынгыдан килгән шарты-ырымы бар. Аны бер генә никахлы, тигез, матур тормышта яши торган ир кеше кертергә тиеш. Аларга алдан ук сез кертерсез инде килен сандыгын, дип әйтеп куялар. Сандык өстенә куелган урын-җир әйберләре дә аудармыйча, янтайтмыйча һәм чуалтмыйча кертеләргә тиеш (тормышлары чуалмасын, таралмасын!) Килен сандыгын кайнана булган кешедән яки кияүнең сеңлесеннән ачтыралар. Өстәге иң матур сөлге – кайнана сөлгесе, ул аны иң кадерле урынга элеп куя.

Слайд 12
Никах татар халкында (шулай ук башка мөселман илләрендә

Никах татар халкында (шулай ук башка мөселман илләрендә дә) туй йоласының

дә) туй йоласының иң изге өлеше дип саналган. Ул

тыныч, салмак, шау-шусыз, җай гына барырга тиеш. Никах мәҗлесендә кеше күп булмый. Кызның һәм егетнең иң якын туганнары гына катнаша. Кыз да, егет тә никахка дип махсус тегелгән (безнең көннәрдә сатып алынган) киемнәр кияләр. Никах вакытында юк-бар шаян сүзләр әйтү, җырлау, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчү рөхсәт ителми.

Слайд 13

Никах кыз йортында үтә. Кодалар савым (бүләкләр) алып

Никах кыз йортында үтә. Кодалар савым (бүләкләр) алып киләләр. Савым ул

киләләр. Савым ул — ашамлыклар: тутырылган каз, бавырсак, чәкчәк,

кош теле һ.б.

Туйга алып килгән савымны мәҗлестә табынга чыгарып, шуңа дога кылдыралар


Слайд 14 Туйларның иң матур күренеше –

Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке

килен төшерү булган. Элекке туйларда кызны өсте ябулы «туй

көймәсе»нә утыртып алып киткәннәр, аны кайбер төбәкләрдә кибитка, мәдәк, вәдәк дип тә әйтәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча чит авылга китәсе кызны башта үзенең иптәш кызлары белән бергәләп туй атларында утыртып, авылның урамнары, елга, чишмә буйлары, тугайлары, кырларыннан йөртеп, туган яклары белән саубуллаштырып кайтарганнар.


Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куялар. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, сөлгеләр эләләр. Чүпләмле, алмалы, асалы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәялиләр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узалар.


Слайд 15 Исем кушу мәҗлесе  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар

Исем кушу мәҗлесе  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар

катнашында үтсә яхшы. Исем кушу Аллаһ Тәгалә, милләт һәм баланың үзе

каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез саллалаһү галәйһи вәссәләм әйткән: «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз» — дигән. Шуна күрә дә исем илаһи, милли һәм аһәнле булырга тиеш. Шулай ук исемнең күп вакытта жисеменә туры килүен истә тотарга кирәк. Чөнки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы.

Имам баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтә. Синең исемең Фәлән Фәлән улы яки кызы дип колагына пышылдап әйтә.  Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителә. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына. Әти-әнисе тәбрик ителә.


  • Имя файла: prezentatsiya-po-tatarskomu-yazyku-na-temu-tatar-halkynyң-goref-gadәtlәre-yolalary.pptx
  • Количество просмотров: 34
  • Количество скачиваний: 1