Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему проекта “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” по теме: Индивидуальная работа по обучению детей дошкольного возраста татарскому языку с использованием компонента “Разговариваем по татарски” из УМК методическая разработка

Содержание

ЭчтәлекАвторлар коллективы турында мәгълүмат.Куллану шартлары. Аннотация.Кереш сүз.Индивидуаль якын килүнең теоритик нигезләре.Белем бирү өлкәсендә индивидуаль якын килү.Мониторинг.Уртанчылар төркеме.Зурлар төркеме.Мәктәпкә әзерлек төркеме.Кулланылган әдәбият.
Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 372 нче ЭчтәлекАвторлар коллективы турында мәгълүмат.Куллану шартлары. Аннотация.Кереш сүз.Индивидуаль якын килүнең теоритик нигезләре.Белем бирү Авторлар  коллективы турында мәгълүмат   Әхмәдиева Наилә Мөхәммәт кызы – – Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар бакчасы беренче категорияле татар – Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар бакчасының беренче категорияле өлкән – Казан шәһәре Мәскәү районы 387 нче балалар бакчасы АннотацияБу ярдәмлек – “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты балалар бакчасындагы татар Кереш сүзПроблема. Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү өчен Проектның максаты:Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлтү. Индивидуаль тел Проектның актуальлелеге:       Индивидуаль якын килү педагогиканың Практик әһәмиятлелеге:  “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты балалар бакчасындагы татар Сүзне йомгаклап шуны әйтергә була: бу алымнарны кулланып балага телне өйрәтү өчен, Уртанчылар төркемеГади сүзләр һәм конструкцияләрне бирү аша балаларда билгеле бер күләмдә сүзлек Әлбәттә, башта үрнәкне, ничек итеп сөйләргә кирәк икәнен үзенә күрсәтергә кирәк. Гади сүзләрне өйрәнгәннән соң, исем белән фигыльне кулланып, җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтә Балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан чыгып, дәресләрдә төрле уеннар һәм ситуатив күнегүләр файдаланабыз. Зурлар төркемеЗурлар төркемендә балаларның сүзлек запасын баетуны, пассив сүзләрне актив сүзлеккә күчерү Зурлар группасында балалар үзләре турында да сөйли алалар:  “Мин Саша; мин матур, әйбәт малай (кыз)” “Җиләк – җимеш”, “Яшелчәләр”, “Ашамлыклар” темаларын яхшы белә башлагач, сыйфат билгеләре кушып Үстерешле диалогларны балалар бик яратып “укыйлар”:- Мияу, кашык бир. - Нинди кашык? Гаилә әгъзалары белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбиялибез, Мәктәпкә әзерлек төркемеМәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның татар теленә хас авазларны, шул авазлар Мәктәпкә әзерлек төркемендә инде балаларның үзе турында сөйләрлек сүз запасы була. Мин Зурлар төркеме өчен индивидуаль эш планы Балаларның индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, занятиеләрне дөрес планлаштыру өчен, якынча төркемчәләргә бүлеп карарга Балаларның занятиеләр вакытындагы үз – үзләрен чагылдырулары  Артта калучы балалар белән Кулланылган әдәбият Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Слайды презентации

Слайд 2

Эчтәлек
Авторлар коллективы турында мәгълүмат.
Куллану шартлары.
Аннотация.
Кереш сүз.
Индивидуаль якын

ЭчтәлекАвторлар коллективы турында мәгълүмат.Куллану шартлары. Аннотация.Кереш сүз.Индивидуаль якын килүнең теоритик нигезләре.Белем

килүнең теоритик нигезләре.
Белем бирү өлкәсендә индивидуаль якын килү.
Мониторинг.
Уртанчылар төркеме.
Зурлар

төркеме.
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Кулланылган әдәбият.

Слайд 3 Авторлар коллективы турында мәгълүмат
Әхмәдиева Наилә

Авторлар коллективы турында мәгълүмат  Әхмәдиева Наилә Мөхәммәт кызы – Казан

Мөхәммәт кызы
– Казан шәһәре Мәскәү районы 372

нче балалар бакчасы югары категорияле татар теле тәрбиячесе. Татар теле укыту стажы 33 ел. Мәгариф журналларында «Ачык дәрес» газетасында мәкаләләр, методик эшкәртмәләр белән IV – V авторлык конкурсларында катнашып диплом. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Иң яхшы тәрбияче» конкурсында җиңеп, грантка лаек булды.

Слайд 4 – Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар

– Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар бакчасы беренче категорияле

бакчасы беренче категорияле татар теле тәрбиячесе. Тәрбияче стажы 10

ел.
«Бала» китапханәсе – киләчәгебез сагында» шәһәр конкурсында, nsportal.ru һәм мaaam.ru сайтларындагы конкурсларда катнашкан өчен сертификатлар, nsportal.ru сайтында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәҗитова Зөлфия Сәит кызы


Слайд 5 – Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар

– Казан шәһәре Мәскәү районы 372 нче балалар бакчасының беренче категорияле

бакчасының беренче категорияле өлкән тәрбиячесе. Педагогик стажы 21 ел.


«Мәктәпкәчә белем бирү системасында яңа алымнар» Дүртенче Идел буе региональ конкурсында катнашып, дипломга лаек булды. Казан шәһәре, муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсеннән бүләкләүгә лаек..

Газизова Эльмира Фәрит кызы


Слайд 6 – Казан шәһәре Мәскәү районы

– Казан шәһәре Мәскәү районы 387 нче балалар бакчасы

387 нче балалар бакчасы беренче категорияле татар теле тәрбиячесе.

Эш стажы 15 ел. «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирү һәм коррекцион педагогика: теория, яңа алымнар, тәҗрибә» җыентыгында методик эшкәртмәләр авторы, «Мәктәпкәчә белем бирү системасында яңа алымнар» Дүртенче Идел буе региональ конкурсында катнашып, дипломга лаек булды.

Әхмәдиева Гөлсинә Камил кызы


Слайд 7 Аннотация
Бу ярдәмлек – “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә”

АннотацияБу ярдәмлек – “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты балалар бакчасындагы

проекты балалар бакчасындагы татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен эшчәнлек

һәм эшчәнлектән тыш вакытларда индивидуаль эш алып бару мөмкинлекләрен чагылдыра. Ярдәмлектә иӊ беренче кыскача теория искә төшерелә, аннан соӊ уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә индивидуаль эшләү алымнары күрсәтелә. Бу проект буенча материалны авыр үзләштерүче һәм киресенчә, яхшы үзләштерүче балалар өчен дә индивидуаль эштә уӊышлы кулланырга мөмкин. Шулай ук, бу ярдәмлекне төркем тәрбиячеләре дә уңышлы куллана ала.
Методик ярдәмлекне язганда “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү” уку методик комплекты, Макаренко А.С., Ушинский К.Д. педагогларның язмалары һәм төрле интернет ресурслар кулланылды.

Слайд 8 Кереш сүз
Проблема.
Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы

Кереш сүзПроблема. Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү

нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү өчен аларга ничек якын килергә? Кылган

эш – гамәлләрен аңлау өчен ничек ачкыч табарга? Нәкъ менә шушы очрак өчен нинди педагогик тәэсир ясарга?

Слайд 9 Проектның максаты:
Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр

Проектның максаты:Балаларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлтү. Индивидуаль

булдыруга юнәлтү. Индивидуаль тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне

күздә тоту, балаларныӊ яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу. Тел өйрәтүне, көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, тирә - юньне танып белүен уен аша тормышка ашыру.

Слайд 10 Проектның актуальлелеге:

Проектның актуальлелеге:    Индивидуаль якын килү педагогиканың иң мөһим

Индивидуаль якын килү педагогиканың иң мөһим принцибы булып тора

һәм программаның мәктәпкәчә тәрбия бурычларында чагылыш таба.
Тормышның барлык очраклары өчен да әзер рецеплар биреп булмый, чөнки индивидуаль якын килү – ул иҗади эш. Ләкин балага дифференциаль якын килгәндә төп нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне әйтеп китәргә мөмкин:
баланы ярата һәм аңлый белү;
аны аңлау өчен кирәкле теоритик белем багажы булу;
белемгә нигезләнеп фикер йөртә белү;
баланы өйрәнү сәләте кирәк.
Игътибарлылык, бала турында кайгыртучанлык, михербанлылык – баланың шәхес булып формалашуына тәэсир итүче төп көчне бирүче ЧИШМӘ. Бала шул чишмәдән үзенә көч ала, шәхес булып формалаша. Менә шул чишмәне саектырмаска, үзеңнең мәхәббәтең белән баланы җылытырга, авыр чакта булышырга кирәк. Бала белән эшләгәндә үзеңне тагын да камиллерәк итәргә тырышырга кирәк.

Слайд 11 Практик әһәмиятлелеге:
“Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты

Практик әһәмиятлелеге: “Күз җитмәгән җиргә сүз җитә” проекты балалар бакчасындагы татар

балалар бакчасындагы татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен эшчәнлек һәм

эшчәнлектән тыш вакытларда индивидуаль эш алып бару мөмкинлекләрен бирә .
Ярдәмлектә иӊ беренче кыскача теорияне искә төшерергә мөмкин.
Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә индивидуаль эшләү алымнары күрсәтелә.
Бу проект буенча материалны авыр үзләштерүче һәм киресенчә, яхшы үзләштерүче балалар өчен дә индивидуаль эштә уӊышлы кулланырга мөмкин.
Шулай ук, бу ярдәмлекне төркем тәрбиячеләре дә уңышлы куллана ала.

Слайд 12 Сүзне йомгаклап шуны әйтергә була: бу алымнарны кулланып

Сүзне йомгаклап шуны әйтергә була: бу алымнарны кулланып балага телне өйрәтү

балага телне өйрәтү өчен, башта аның дөньясын аңларга кирәк.

Аның шатлыкларын да, шик шөбхәләрен дә, борчу – мәшәкәтләрен дә бергә бүлешә алганда гына баланы аңлап була. «Бала дәрәҗәсенә төшәргә түгел, ә аныңча аңлау дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк - диде күренеке педагог, язучы, врач Януш Корчак. Бала һәрвакытта да көчле кулның җылысын, булышырга һәрвакыт әзер булган, бөтенесен аңлатып бирә торган, һәрвакыт бөтенесен аңлый торган якын кешенең йөрәк тибешен тоеп торырга тиеш», - диде. Әйдәгез, без дә балаларның шундый якын кешеләре булып калыйк. Ул вакытта бөтен авырлыкларны да җиңеп була.

Слайд 13 Уртанчылар төркеме
Гади сүзләр һәм конструкцияләрне бирү аша балаларда

Уртанчылар төркемеГади сүзләр һәм конструкцияләрне бирү аша балаларда билгеле бер күләмдә

билгеле бер күләмдә сүзлек запасы булдырабыз. Барлык балаларны да

татарча исәнләшергә, саубуллашырга өйрәтәбез. Монда иң гади пиктограммалардан башлаганда эш бик уңышлы килеп чыга. УМК комплектында бирелгән рәсемнәр белән балалар таныш, «Бу кем?», «Бу нәрсә?» сорауларына җавап бирә беләләр, шуңа күрә пиктограмманы да бала җиңел укый.

Слайд 14 Әлбәттә, башта үрнәкне, ничек итеп сөйләргә кирәк икәнен

Әлбәттә, башта үрнәкне, ничек итеп сөйләргә кирәк икәнен үзенә күрсәтергә кирәк.

үзенә күрсәтергә кирәк.


Слайд 15 Гади сүзләрне өйрәнгәннән соң, исем белән фигыльне кулланып,

Гади сүзләрне өйрәнгәннән соң, исем белән фигыльне кулланып, җөмлә төзеп сөйләргә

җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтә башлыйбыз. Күп очракта балалар җөмлә

төзергә авырсыналар. Монда да пиктограммалар ярдәмгә килә.

Слайд 16 Балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан чыгып, дәресләрдә

Балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан чыгып, дәресләрдә төрле уеннар һәм ситуатив күнегүләр файдаланабыз.

төрле уеннар һәм ситуатив күнегүләр файдаланабыз.


Слайд 17 Зурлар төркеме
Зурлар төркемендә балаларның сүзлек запасын баетуны, пассив

Зурлар төркемеЗурлар төркемендә балаларның сүзлек запасын баетуны, пассив сүзләрне актив сүзлеккә

сүзләрне актив сүзлеккә күчерү өстендәге эшне дәвам итәбез. Уртанчылар

группасында алган белемнәргә нигезләнеп, «Уенчыклар», «Җиләк-җимешләр» проектларын киңәйтеп, тулыландырып бирәбез.


Слайд 18 Зурлар группасында балалар үзләре турында да сөйли алалар:

Зурлар группасында балалар үзләре турында да сөйли алалар: “Мин Саша; мин матур, әйбәт малай (кыз)”

“Мин Саша; мин матур, әйбәт малай (кыз)”


Слайд 19 “Җиләк – җимеш”, “Яшелчәләр”, “Ашамлыклар” темаларын яхшы белә

“Җиләк – җимеш”, “Яшелчәләр”, “Ашамлыклар” темаларын яхшы белә башлагач, сыйфат билгеләре

башлагач, сыйфат билгеләре кушып җөмләләр төзергә өйрәнәбез:
мәсәлән, “Бу

алма, алма яшел, зур, матур, чиста, тәмле”, “Кишер тәмле, баллы, кечкенә, матур, пычрак; кәбестә тәмле, зур, матур, чиста.”

Слайд 20 Үстерешле диалогларны балалар бик яратып “укыйлар”:
- Мияу, кашык

Үстерешле диалогларны балалар бик яратып “укыйлар”:- Мияу, кашык бир. - Нинди

бир.
- Нинди кашык?
- Чиста, зәңгәр, кечкенә кашык.


- Ничә зәңгәр кашык?
- Биш кашык.
- Мә, биш зәңгәр кашык.
- Рәхмәт!

Слайд 21 Гаилә әгъзалары белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата

Гаилә әгъзалары белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре

хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбиялибез, яратуыбызны белдерәбез.
Бирелгән темаларда өйрәтеләчәк яңа

сүзләрне алда өйрәтелгән грамматик конструкцияләр белән кулланабыз.
Балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан чыгып, дәресләрдә генә түгел, режим моментлары вакытында да төрле уеннар һәм ситуатив күнегүләр белән файдаланабыз.

Слайд 22 Мәктәпкә әзерлек төркеме
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның татар теленә

Мәктәпкә әзерлек төркемеМәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның татар теленә хас авазларны, шул

хас авазларны, шул авазлар кергән сүзләрне дөрес ишетә белү

күнекмәләрен үстерүне дәвам итәбез.
Кыска җөмләләр, җөмләдән кечкенә хикәяләр төзи белергә өйрәтү дә бик әһәмиятле. «Кем?», «Нәрсә?», «Нинди?», «Ничек?», «Нишли?» сорауларын аңлап, дөрес җавап бирергә өйрәтеп, диалоглар төзүне арттырабыз.

Мин, син, минем, синең, кебек алмашлыкларны дөрес куллана белүдә дә пиктограммалар ярдәмга килә.


Слайд 23 Мәктәпкә әзерлек төркемендә инде балаларның үзе турында сөйләрлек

Мәктәпкә әзерлек төркемендә инде балаларның үзе турында сөйләрлек сүз запасы була.

сүз запасы була.
Мин кыз. Мин Маша. Миңа алты

яшь. Мин Батыршин урамында яшим. Өйдә әти, әни, бабай, әби бар. Мин бакчага барам. Минем дустым Саша. Мин туп белән уйныйм.

Слайд 24 Зурлар төркеме өчен индивидуаль эш планы

Зурлар төркеме өчен индивидуаль эш планы

Слайд 25 Балаларның индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, занятиеләрне дөрес планлаштыру өчен,

Балаларның индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, занятиеләрне дөрес планлаштыру өчен, якынча төркемчәләргә бүлеп

якынча төркемчәләргә бүлеп карарга була.
Беренче төркемгә эшчәнлек вакытында актив,

кызыксынучан, бирелгән материалны тиз үзләштерүче балаларны кертергә була.
Икенче төркемгә тышкы яктан кызыксынучанлыклары күренмәгән, тик һәрвакыт игътибар белән тыңлап утыручы, аерым сораган очракта гына бирелгән сорауларга дөрес җавап бирүче балалар керә.
Өченче төркемдә эшчәнлек вакытында бик актив, башка балаларга дөрес җавапны белмәсәләр дә әйтеп утыручы, үзләре җавап биргәндә кемнәндер гел ярдәм көтүче балалар керә.
Дүртенче төркемгә, берни белән дә кызыксынмаучы, игътибарсыз, бирелгән соарауларга күп вакыт җавап бирә алмаучы балаларны кертергә була. Бу балаларның үз-үзләрен ни өчен болай тотуларын ачыклау, индивидуаль эш үткәрү, күрсәтмә материалларны күбрәк куллану эшнең нәтиҗәсен күрсәтер. Артта калучы балалар белән өстәмә индивидуаль эш үткәрү, күрсәтмәлелек һәм таратма материалның күп, матур булуы мөһим. Эшчәнлек вакытында аларга гадирәк биремнәр, сораулар бирергә кирәк. Үткән материалны өйдә әти –әниләр белән ныгыту да уңышка ирешергә ярдәм итә. Тик әти-әнигә бу эшне методик яктан дөрес аңлатып, такт һәм түземлек белән эшләргә кирәклеген җиткерү бик мөһим. Шулай булмаганда балада татар теленә һәм гомумән белем бирү процсессына карата начар караш тәбияләргә мөмкин. Ә моны киләчәктә җиңеп чыгу авыр булачак.

Слайд 26 Балаларның занятиеләр вакытындагы үз – үзләрен чагылдырулары

Балаларның занятиеләр вакытындагы үз – үзләрен чагылдырулары Артта калучы балалар белән


Артта калучы балалар белән эш барышында уңай нәтиҗәләргә ирешү

өчен, бу эш эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Татар теле занятиеләрендә, режим моментларында, шулай ук башка эшчәнлекләр вакытында да ныгытылырга тиеш.
Баланың шәхси хәләтенә төшенми торып, аның кәефен аңламый торып, индивидуаль эшне алып бару мөмкин түгел әлбәттә. Тәрбияче сизгер, игътибарлы булырга тиеш. Шул ук вакытта, балаларның белем дәрәҗәсен, занятиеләр вакытында үз-үзен тотышын контрольдә тоту белән беррәттән, балаларның тырышлыгына бәя бирү дә бик мөһим. Бу баланың күңелен күтәрә, тырышырга, әйбәт җавап бирергә омтылыш булдыра.

Слайд 27 Кулланылган әдәбият
Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү:

Кулланылган әдәбият Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик

программа, методик киңәшләр, диагностика / З.М. Зарипова, Р.С. Исаева,

Р.Г. Кидрячева һ.б. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. – 112б.
Макаренко А.С. Соч. М., 1957, 461с.
Татарча сөйлəшəбез. 4–5 яшьлек балаларны татар теленə өйрəтү буенча методик ярдəмлек [Текст] / З.М. Зарипова һ.б. – Казан: Татарстан Республикасы «ХƏТЕР» нəшрияты, 2011.– 56 б.
Татарча сөйләшәбез: 5–6 яшьлек балаларны татар теленə өйрəтү буенча методик ярдəмлек [Текст] / З.М. Зарипова һ.б. – Казан: Татарстан Республикасы «ХƏТЕР» нәшрияты, 2012. – 71 б.
Татарча сөйлəшəбез. 6–7 яшьлек балаларны татар теленə өйрəтү: методик кулланма [Текст] / З.М. Зарипова һ.б. – Казан: Татарстан Республикасы «ХƏТЕР» нəшрияты, 2012.– 72 б.
Ушинский К.Д. Собр. Соч. М., 1950, т.8, с. 23
Татарча сөйләшәбез [4-5 яшьлек балаларны татар теленә йрәтү өчен күрсәтмә-таратма рәсемнәр]: уку-укыту басма / З.М. Зарипова. - Татаское книжное издательство, 2012
Татарча сөйләшәбез [5-6 яшьлек балаларны татар теленә йрәтү өчен күрсәтмә-таратма рәсемнәр]: уку-укыту басма / З.М. Зарипова. - Татаское книжное издательство, 2012
Татарча сөйләшәбез [6-7 яшьлек балаларны татар теленә йрәтү өчен күрсәтмә-таратма рәсемнәр]: уку-укыту басма / З.М. Зарипова. - Татаское книжное издательство, 2012
http://mon.tatarstan.ru/rus/doshkolnoe.htm

  • Имя файла: prezentatsiya-proekta-“kүz-җitmәgәn-җirgә-sүz-җitә”-po-teme-individualnaya-rabota-po-obucheniyu-detey-doshkolnogo-vozrasta-tatarskomu-yazyku-s-ispolzovaniem-komponenta-“razgovarivaem-po-tatarski”-iz-umk-metodicheskaya-razrabotka.pptx
  • Количество просмотров: 102
  • Количество скачиваний: 0