Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Ахунның йолдызы - Зифа Кадырова

Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкорстанның Учалы районы Ахун авылында дөньяга килә. Үзенең бала чагы турында З. Кадырова «Мин – Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында кечкенәдән сыер җилененә тотынып үскән гап-гади авыл кызы. Бишенче сыйныфтан соң
«Ахунның йолдызы» Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкорстанның Учалы районы Ахун авылында дөньяга Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... Башкортостан кызы Чаллыга КамАЗ төзелә башлагач комсомол путевкасы белән килә. Мөслим Тагын бер нәрсә сокландыра: З. Кадырова һәрбер очрашуга ире Марсель белән «Беләсезме, беренче әсәрем «Сагынырсың – мин булмам»ны ничек яздым? Башым проблемалар З. Кадырованың кулына каләм алып әсәрләр яза башлавына дүрт кенә ел булса “Сагынырсың – мин булмам” повесте беренче тапкыр 2009 елда “Мәйдан” журналында басылып 2012 елда З. Кадырованың «Сагынырсың мин булмам» әсәре үзешчән театр тарафыннан сәхнәләштерелеп “Язмыш сынавы” повестеның исеме җисеменә туры килә. Бу әсәр дә барыгызга Шулай итеп, канатланып йөргән Әлфиянең матур хыяллары челпәрәмә килә. Ул иренең үлемен «Сыный язмыш кешеләрне, ирләрне-хатыннарны, хәтта бер гөнаһсыз сабый балаларны. Язмыш, Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән яңа повестенда да автор башларны югалтырлык З. Кадырова – бәхетле автор. Чөнки аның язган һәр повестен татар Язучы Галимҗан Гыйльмановның сүзләре урынлы килә: «Зур әдәби мәктәбе булмаса да, Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Слайды презентации

Слайд 2 Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкорстанның Учалы

Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкорстанның Учалы районы Ахун авылында

районы Ахун авылында дөньяга килә. Үзенең бала чагы турында

З. Кадырова «Мин – Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында кечкенәдән сыер җилененә тотынып үскән гап-гади авыл кызы. Бишенче сыйныфтан соң ук җәйге каникулда ел саен колхозда сыерлар саудым. Миңа җиде яшь чагында әти белән әни аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда яшәдек. Әти яшь хатын белән тора башлагач та гел аралаша идек. Гадения апа әти вафат булгач та әни янына килеп, хәл-әхвәл белеп йөрде. Югыйсә, көндәшләр булырга тиеш иде бит алар. Никадәр сабырлык, зирәк акыл булган бу ике авыл хатынында! Болар барысы да әсәрләремдә чагылмый калмады, әлбәттә», – дип искә ала.

Зифа Әбделвәли кызы Кадырова


Слайд 3 Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен

Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...

күрке ана булуда...


Слайд 4 Башкортостан кызы Чаллыга КамАЗ төзелә башлагач комсомол

Башкортостан кызы Чаллыга КамАЗ төзелә башлагач комсомол путевкасы белән килә.

путевкасы белән килә. Мөслим районы егетенә тормышка чыга: бер

кыз, бер ул үстерәләр. Төзелештә маляр, диспетчер булып эшли. Заводта кыскартулар башлангач, эшсез калган чаклары да була. Хәзер дә ул – төзелештә, ирләр бригадасында бердәнбер хатын-кыз монтер, җир астыннан кабельләр суза. Ир-егетләр эшен башкаручы бу ханымның халык шулай егылып укырдай тормышчан, гыйбрәтле язмышлы әсәрләр иҗат итүе гаҗәп тә, серле дә кебек. Югары белем дә алмаган, яшьтән дә бернәрсә дә язмаган З. Кадырова кулына каләмне 48 яшендә генә ала.

Слайд 5 Тагын бер нәрсә сокландыра: З. Кадырова һәрбер

Тагын бер нәрсә сокландыра: З. Кадырова һәрбер очрашуга ире Марсель

очрашуга ире Марсель белән килә. Аларны һич икеләнмичә иҗатташлар

дияргә була. “Беренче укучым да, бәяләүчем дә, киңәшчем дә,” – диде аның турында З. Кадырова. Марсель Омар Хәйям иҗаты белән кызыксына икән, аның шигырьләрен тәрҗемә итә. Гаиләдәге мондый җылы багланыш та үрнәк булып тора.

Слайд 6 «Беләсезме, беренче әсәрем «Сагынырсың – мин булмам»ны

«Беләсезме, беренче әсәрем «Сагынырсың – мин булмам»ны ничек яздым? Башым

ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым

иде. Төне буе керфек тә какмый яздым да яздым. Әсәрнең утыз бите иртәнге җидегә язылып беткән иде. Мин аны язучы Ф. Бәйрәмовага укырга бирдем. Ул миңа шул чакта: «Яз, синең үз укучың булачак», – диде. Әллә бу язучының шулай дәртләндерүе тагын да тәэсир итте, әллә язу «җене» тирәнгә кереп урнашкан идеме, менә шуннан башланган эш инде. Әсәрләремдәге геройлар, вакыйгалар барысы да чын тормыштан алынган. Онкология хастаханәсендә дәваланганда күргән-ишеткән хәлләрдән алып язылган гыйбрәтле язмышлар да күп әсәрләремдә. Шуңа күрә китап укучылар арасында «Карале, бу әсәрең безнең авылдагы фәлән кеше турында бит. Каян белдең син аның язмышын?» дип сорыйлар. Югыйсә, бу авылда гомергә булганым юк минем»

Слайд 7 З. Кадырованың кулына каләм алып әсәрләр яза башлавына

З. Кадырованың кулына каләм алып әсәрләр яза башлавына дүрт кенә ел

дүрт кенә ел булса да, аның «Сагынырсың мин булмам»,

«Язмыш сынавы», гомер буе кемне дә булса көтеп яшәргә мәҗбүр Фатыйма, каты авырудан һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшәргә ашыкмаган Рушания, чәчләренә чал төшкәнче тәүге мәхәббәтен уйлап яшәгән Асылгәрәй язмышын бер китапка туплаган «Көтеп узган гомер», күптән түгел генә дөнья күргән «Бәхеткә юл кайдан?» повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.

Слайд 8
“Сагынырсың – мин булмам” повесте беренче тапкыр 2009

“Сагынырсың – мин булмам” повесте беренче тапкыр 2009 елда “Мәйдан” журналында

елда “Мәйдан” журналында басылып чыга. Әсәрдә төп вакыйгалар тасвирланган

урын итеп З.Кадырова үзенең туган авылын ала. “Ахуннар көчле, горур халык”, – дип авылдашларына мәдхия җырлый.
Китапның эчтәлегенә килгәндә, бу повестьта Байрас абыйсы Булат дус булып йөргән кызга беренче күрүдә үк гашыйк була. Бу ярату аны гомер буена озата бара. Байрас гомерлек юлдашы итеп Сөмбелне сайлап, бер дә ялгышмый. Абыйсыннан туган баланы да, үзенең өч сабыен да тәрбияләп үстерә. Яраткан бердәнбере, эшчән, тырыш, үз эшенең остасы булган Сөмбеле белән бәхетле, үрнәк гаилә булып яши ул.


Слайд 9 2012 елда З. Кадырованың «Сагынырсың мин булмам» әсәре

2012 елда З. Кадырованың «Сагынырсың мин булмам» әсәре үзешчән театр тарафыннан

үзешчән театр тарафыннан сәхнәләштерелеп халыкка күрсәтелә, шулай ук рус

теленә тәрҗемә ителеп «Сумбуль» исемендә дөнья күрә.


Слайд 10 “Язмыш сынавы” повестеның исеме җисеменә туры килә.

“Язмыш сынавы” повестеның исеме җисеменә туры килә. Бу әсәр дә

Бу әсәр дә барыгызга да таныш тормышның үзеннән алып

язылган.
Менә тормыш дигәнең ничек бит ул! Ике яшь йөрәк бер-берсен сөеп кавыша. Югары белемле, чибәр һәм культуралы яшь кенә кыз – Әлфия һәм шулай ук сөйкемле, итагатьле, егетләр солтаны булган –Таһир. Шулкадәр пар килгәннәр Соң, боларга бит инде гөрләтеп яшәргә генә кала. Бәхетле һәм бөтен булып, тупырдатып балалар үстерер өчен барча алшартлар да бар бит. Әмма юк шул, юк! Көнкүрешнең үз законнары, үз әшәкелекләре. Шунда ук көнләшүчеләр, күпсенүчеләр, арага керүчеләр табыла. Мөнирәнен ачуы да, үпкәсе дә зур иде. «Үч алмасаммы! Миңа булмаса, сиңа да булмас», дип усалланып, кызлар арасында сүз таратты. «Таһир белән кинога, танцыга бардык. Ул мине һәрвакыт озатып куя, кичә дә аның бүлмәсендә төнгә чаклы утырдык та, мине озата килде. Кайтырга соңга калгач, минем бүлмәдә кунып китте». Олавы белән тирә-юнебездәге кешеләрнең хөсетлеге, үчлеге, мин-минлеге, тәкәбберлеге. Менә шушылар инде яшь гаиләгә матур гомер итәргә бирми, аны агулый, ахырда һәлакәткә үк китереп җиткерә.

Слайд 11 Шулай итеп, канатланып йөргән Әлфиянең матур хыяллары челпәрәмә

Шулай итеп, канатланып йөргән Әлфиянең матур хыяллары челпәрәмә килә. Ул иренең

килә. Ул иренең үлемен күтәрә алмый, акылга зәгыйфьләнә, аны

җүләрләр йортына ябырга мәҗбүр булалар. «Кемнәрнең күзе тиде, кем көнләште икән кеше бәхетеннән? Күз ачып йомганчы, бар нәрсәнең асты-өскә килде. Тол белән ятимгә ярдәм итеп булыр, ә менә акылын җуйганга...» Биредә дә Мөнирәнең яшьлек мәхәббәте өчен үч алуы ачыклана: «Үлеп өлгермәде, син аның хатыны белән яши башладың, әзер корган дөньяга кереп утырдың. Ә беләсеңме, Әлфия ни өчен җүләрләнде? Мин шулай иттем аны, җитәр, рәхәттә болай да озак яшәде, күп йөзде бал белән майда. Менә хәзер сазда йөзеп карасын, мин аңа бозым ясадым, ул мәңгегә дә терелмәячәк, мәңгегә җүләрләр йортында калачак! Таһир йортына хуҗа булырмын димә, син дә Әлфия артыннан чукынырсың».


Слайд 12 «Сыный язмыш кешеләрне, ирләрне-хатыннарны, хәтта бер

«Сыный язмыш кешеләрне, ирләрне-хатыннарны, хәтта бер гөнаһсыз сабый балаларны. Язмыш,

гөнаһсыз сабый балаларны. Язмыш, дибез. Берәүләрне язмыш сыный, берәүләр

үзләре язмышны. Бар идеме соң бу язмышларның башка юлы? Белмим, язмышларны Ходай кеше туганчы ук язып куя, диләр. Шулай булгач, бер ул гына белә бу бәндәләрнең язмышларын...», – ди З. Кадырова үзенең «Көтеп узган гомер» әсәрендә. Әйе, чыннан да әсәрнең үзәгендә булган Фатыйма образы үзенең җилкәсендә тормышның ачысын да, төчесен дә татый.
Журналист Г. Җәлилова язганча: «Аны уку үзе бер тарих. Бер битне укып бетереп булмый, китапны читкә алып куеп, тынычланып килергә кирәк. Китаптагы кебек тарихларны, рак авыруыннан якты дөнья белән хушлашканнарны ишеткән генә түгел, күргән дә бар юкса. Ә менә З. Кадыйрова кебек шуны тасвирлап, йөрәкне яланкул эләктереп алганнарына тап кына була алган юк иде. Мин аны төгәл генә нәрсә белән булса да чагыштыра да алмыйм, әмма күз алдында шартлап яшен яшьнәү, күкрәү тавышы астында меньеллык агач кәүсәсенең үзәгенә ут кабу димме... Йөрәкнең табигый мөмкинлекләренең чигендә тугарылуы, кискен ташкыннан соң бушанып, чистарынып калуы гына түгел, кабат уяна алу да әле ул. Бер көн эчендә укылган китаптан соң күтәрелеп кара син дөньяга! Син иске кабыгын салган жан иясе кебек яңадан һәр күзәнәгең белән тирә-ягындагы мохитка ияләшә башлыйсың. Хата-ялгышларыңа да башка күздән карыйсың, Аллаһы Тәгалә бүген сиңа биргән һәр нәрсәгә шөкер итәргә кирәклеген тоясың, оялып куясын. Чистарынасың».


Слайд 13 Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән яңа повестенда

Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән яңа повестенда да автор башларны

да автор башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш

юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләрен, һәркемне дулкынландыручы мәңгелек проблемаларга тугры калган З. Кадырованың бу әсәре тегеләреннән дә зуррак резонанс алыр кебек. Аның бәхете һәм аны табу турындагы уйланулары укучыга төгәл концепция рәвешендә җиткерелә.


Слайд 14 З. Кадырова – бәхетле автор. Чөнки аның

З. Кадырова – бәхетле автор. Чөнки аның язган һәр повестен

язган һәр повестен татар телендә сөйләшүче бөтен Россия халкы

яратып укый. Моны дәлилләп, шуны әйтәсе килә: Татарстан нәшриятларында 2011 елда дөнья күргән, 2012 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнаша.
2013 елның 10 апрелендә Д. Шакиров җитәкчелегендә жюри җиңүчеләрне билгели. Чәчмә әсәрләр арасында З. Кадырованың «Язмыш сынавы» исемле әсәре 2 урынга лаек була.


Слайд 15 Язучы Галимҗан Гыйльмановның сүзләре урынлы килә: «Зур

Язучы Галимҗан Гыйльмановның сүзләре урынлы килә: «Зур әдәби мәктәбе булмаса

әдәби мәктәбе булмаса да, интрига, укучыларны тота алырлык борылышлар

ясый белә. Елый-елый укыганнарын беләм, үз күзләрем белән күрдем. Ләкин әле, әлбәттә, үсәсе бар. Мин аңа сокланам һәм уңышлар телим. Ул – гади укучылар өчен бик зур ачыш. Аларның гамен, борчуын, омтылышын, хыялларын язганга якын, укучыларга тормыш серләрен ача. Соңгы вакытта хатын-кыз образын тудыручы язучылар юк иде, аның әсәрләре бу бушлыкны да тутыра».
Хатын-кыз – илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Сөмбел, Фатыйма, Әлфия кебек нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк, язучының әсәрләре безне шуңа өнди. Киләчәктә З. Кадырова укучыларга менә шундый мавыгып укыла торган гыйбрәт һәм сабак алырлык китапларын алга таба да бүләк итәр дигән теләктә калабыз.
 
 


  • Имя файла: ahunnyң-yoldyzy-zifa-kadyrova.pptx
  • Количество просмотров: 135
  • Количество скачиваний: 5