(текстны компрессияләү алымнары)
Җыйнакландырылган изложениене ничек язарга?
FindTheSlide.com - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.
Email: Нажмите что бы посмотреть
Презентация на тему БДТга әзерләнү өчен Җыйнакландырылган изложениене ничек язарга? темасына презентация, из раздела: Педагогика . Эта презентация содержит 16 слайда(ов). Информативные слайды и изображения помогут Вам заинтересовать аудиторию. Скачать конспект-презентацию на данную тему можно внизу страницы, поделившись ссылкой с помощью социальных кнопок. Также можно добавить наш сайт презентаций в закладки! Презентации взяты из открытого доступа или загружены их авторами, администрация сайта не отвечает за достоверность информации в них. Все права принадлежат авторам презентаций.
Җыйнакландырылган изложение
Автор стилен саклап, төп текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение. Төп фикер, вакыйгалар тәртибе, геройларның холкы үзгәрешсез, төгәл тасвирланырга тиеш.
Текстны беренче тапкыр тыңлаганнан соң башкарыласы гамәлләр:
Текстның темасын ачыкларга.
Тексттан төп фикерне, идеяне табарга.
Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыкларга.
Текстның микротемаларын ачыкларга һәм язу өчен план төзергә.
Текстны икенче тапкыр тыңлаганнан соң башкарыласы гамәлләр:
Һәр микротеманы ачыклый торган төп сүзләр җыелмасын тупларга.
Һәр абзацның төп фикерен ачыкларга.
Артык, кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырырга.
Вакыйгаларның эзлеклелегенә, кызыл юллар арасындагы бәйләнешкә игътибар итәргә
Текстны җыйнакландыру алымнары
Төшереп калдыру алымы
Кереш сүзләр, тиңдәш кисәкләр, кабатлаулар, цитата, аңлатмалар, тасвирламалар төшереп калдырыла
Беркөнне, чия артына посып, ояга күз ташласа – исе китте: анда дүрт бала, сары авызларын өскә сузып, җим көтәләр.(18 сүз)
Беркөнне ояга күз ташласа – исе китте: анда дүрт бала җим көтә. (11 сүз)
Берләштерү алымы
Өстәлмәләр, күзаллаулы баш килештәге сүзләр, бер фикерне ачыклаган сүзләр, җөмлә кисәкләре берләштерелә, җөмләләр үзара кушыла.
Алар башта еракка очмады, якындагы чия ботакларына гына кундылар. Очыргач та, шактый вакыт балаларын аналары туендырды. Канатлары тәмам ныгыгач кына, биеккә күтәрелә башладылар, ә беркөнне каядыр очып киттеләр. (28 сүз)
Алар башта еракка очмады, якындагы ботакларга гына кундылар. Очыргач та аларны аналары туендырды, ә канатлары ныгыгач, каядыр очып киттеләр. (19 сүз)
Алмаштыру алымы
Тиңдәш кисәкләрен – гомумиләштерүче сүзләргә;
Кушма җөмләләрне гади җөмләгә;
Текст өлешләрен алмашлыкка;
Мәсәлән
Әллә ни арада кош балалары үсеп тә җитте. Канатлары чыкты. Алар инде җим эзләргә киткән әниләрен оя читенә басып озатып кала башладылар. Берәр ят кош тавышы ишетсәләр, дүртәүләшеп, оя төбенә сыеналар иде. (32 сүз)
Кош балалары тиз үсеп җитте. Канатлары чыкты. Алар әниләрен озатып кала башладылар. Ят тавышлар ишетсәләр, оя төбенә сыеналар иде. (19 сүз)
Гадиләштерү алымы
Җөмлә өлешләрен синоним берәмлекләр белән гадиләштереп, туры сөйләмне кыек сөләм формасына үзгәртеп биреп була.
Мәсәлән
- Алар яңадан очып килерләрме икән?- диде Нәҗип әнисенә.
-Килерләр, яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлый. Әнкәләре балаларына:”Монда безнең дустыбыз Нәҗип яши. Ул барында сезгә карак саесканнар да, явыз каргалар да тимәс. Аның күңеле яхшы,”- дип әйтеп куйгандыр. (38 сүз)
Нәҗип әнисеннән аларның яңадан килү- килмәүләре турында сорады. Яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлавын һәм кошларның кабат киләчәкләре, малайны дуслары итеп санаулары турында әнисенең җавабын ишетте ул. (27 сүз)
Җыйнакландырылган изложение язганда еш күзәтелә торган хаталар
Бирем үтәлми – текст җыйнакландырылмаган хәлдә бирелә; фигыль формасы гына үзгәртелә; беренче заттан сөйләнелгән вакыйга өченче зат тарафыннан белдерелә.
Бер яки берничә микротема кыскартыла: микротема тулысынча төшереп калдырыла яки икенче микротемага кушылып кына бирелә.
Төп текстта булган вакыйгалар бирелешендә ээзлеклелек сакланмый.
Изложение төп текстта булмаган вакыйгалар белән киңәйтелә.