Слайд 1
Тукай районы
Иске Байлар авылы
Туган җир...Туган авыл. Йөрәккә нинди якын,
кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыра алмый.
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.
Слайд 2
1764 нче елда авыр язмышка дучар ителгән 6 гаилә Әгерҗе
районы Салагыш авылыннан Иске Байлар авылына килеп урнаша, шул елны 10 башкорт гаиләсе дә яши башлый. Еллар үтә. Иске Байлар авылы 5 мәчетле, базарлы зур салага әверелә.
1886 нчы елда Иске Байларда зур җыен була. Авылга типтәрләр нигез салганлыктан алар төп халык булып исәпләнә, башкортлар башка җиргә күчеп китәргә тиеш була.
Слайд 3
Иске Байларда 1834 нче елда ирләр – 221, хатын –
кызлар – 198.
1848 нче елда – 2 мәчете, 1879 нче елда – 3 тегермәне, 1905 нче елда – кузница, 2 лавка, 4 ипи склады булган. Хәзерге вакытта авылда мәктәп, (анда 9 бала белем ала), медпункт, клуб, мәчет эшли.
Беренче төркем башкорт гаиләсе күчеп китеп Тау асты Байлары авылына нигез сала.
Икенче төркем Кәҗә Байлар (хәзерге Яңа Байлар ) авылын нигезли.
Слайд 4
Иске Байлар халкы гомер – гомергә игенчелек белән шөгыльләнгән. Авыл
халкының иген эшендә дә, юл йөрүдә дә төп таянычы ат булган. “Атсыз ир – канатсыз кош” әйтеме шул вакытларда барлыкка килгән. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан (1914 ел) авылда 500 чамасы хуҗалык, 800 гә якын ат, 3000 гә якын кеше яшәгән.
Иске Байларда - 85 хуҗалык, 209 кеше
Слайд 5
Авылым мәчете
Ерак түгел якында
Иске байлар авылында
Төзеделәр бер мәчет
Ак
каеннар янында.
Ак каеннар шаулыйдыр
Таратып бар моңнарын.
Халыкларга ишеттереп,
Азанның тавышларын.
Галеева Илүзә 7 кл
Слайд 6
Янәшәдә үскән наратлар авылыма саф һава тараталар.
Җәй көне анда сарык
көтүе көтүләре җаныма- тәнемә рәхәтлек бирә.
Слайд 7
2007 нче елның октябрь аенда яңа медпункт ачылды. Моңа бар
авыл халкы сөенде.
Анда фельдшер булып Гайнетдинова Гөлгенә эшли. Ул хезмәтен бик ярата.
Авылда бер мәдәният йорты эшли.
Анда бик күп төрле чаралар үткәрелә.
Чөнки клубта эшләүче Шайхетдинова
Наилә Ильясовна бик үҗәт кеше.
Слайд 8
Иске Байларда башлангыч мәктәп эшләде. 2012 нче елда укучылар саны
азаю сәбәпле ул ябылды.Укучылар хәзер “ Күзкәй урта мәктәбендә белем алалар. Мәктәпнең бер өлешендә кибет урнашкан.
Слайд 9
Авылым да бары өч кенә урам бар. Тау башы-1, Гагарин,
Тау башы -2 урамнары. Авылдагы йортлар төзек. Ул көннән- көн
яшәрә, матурлана. Ләкин, шунысы кызганыч яшьләр авылда әз. Күбесе
шәһәргә китү ягын карыйлар. Киләчәктә күбәерләр авылым кабат зураер
дип өмет итәм мин.
Слайд 10
Авылымның табигате искиткеч гүзәл, яңа сөргән җир исе күңелләргә рәхәтлек,
авылым беләнгорурлану хисе уята. Ә җәйге басуларга ятып, ауныйсым килә. Кадерле миңа, бик кадерле туган авылымның һәр җире.
Слайд 11
Матур да соң минем
туган авылым...
Авылыма килегез,
матурлыгын күрегез!