Что такое findtheslide.com?

FindTheSlide.com - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация, доклад по татарскому языку Бауман урамы буйлап сәяхәт

Презентация на тему Презентация по татарскому языку Бауман урамы буйлап сәяхәт, из раздела: Английский язык. Эта презентация содержит 22 слайда(ов). Информативные слайды и изображения помогут Вам заинтересовать аудиторию. Скачать конспект-презентацию на данную тему можно внизу страницы, поделившись ссылкой с помощью социальных кнопок. Также можно добавить наш сайт презентаций в закладки! Презентации взяты из открытого доступа или загружены их авторами, администрация сайта не отвечает за достоверность информации в них. Все права принадлежат авторам презентаций.

Слайды и текст этой презентации Открыть в PDF

Слайд 1
Текст слайда:

МБОУ “Гимназия №94” Казан шәһәре. “Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт” темасы буенча класстан тыш эш чарасын оештыру Проектны эшләде Сафина Роза Гариф кызы, татар теле укытучысы


Слайд 2
I. Проект эшенең максаты:  Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында
Текст слайда:

I. Проект эшенең максаты:

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.

 Башкалабыз Казанның тарихын тулырак күзаллау, аның үткәне белән тирәнтен кызыксыну.

Укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү.
Укучыларда көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу күнекмәләрен булдыру.
Татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.


Слайд 3
II. Проект эшенең бурычлары: Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә өйрәтү.Бауман урамында урнашкан тарихи
Текст слайда:

II. Проект эшенең бурычлары:

Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә өйрәтү.
Бауман урамында урнашкан тарихи биналарны барлау, алар турында күбрәк мәгълүмат туплау, аларны эшкәртү.
Эзләнү эше күнекмәләре булдыру.
Шулар аркылы гражданлык позицияләре тәрбияләү.
Татар теленә, әдәбиятына, сәнгатенә, тарихына кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.  


Слайд 4
III. Проект эшенең актуальлеге: : Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү
Текст слайда:

III. Проект эшенең актуальлеге: :


Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү бүгенге көндә бик актуаль. Фәнни эзләнүләр аша укучыларның белемнәре байый һәм тирәнәйтелә, гражданлык позицияләре, шәхеснең әхлакый сыйфатлары тәрбияләнә.
 
 


Слайд 5
IV. Проект эшенең гипотезасы:  Класстан тыш чараларның сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү.
Текст слайда:

IV. Проект эшенең гипотезасы:


Класстан тыш чараларның сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү.

Теоретик белемнәрне гамәлдә куллану.

Сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.
 


Слайд 6
Проектның көтелгән нәтиҗәләре:    Бүген педагогика алдында класстан тыш эшләү
Текст слайда:

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:

Бүген педагогика алдында класстан тыш эшләү процессын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү төп проблема булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Хәзерге вакытта укытуның бигрәк тә кызыклы методларның берсе – фәнни-эзләнү методы. Уку процессында мондый методны кулланып эшләү укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен үстерә. Фәнни-эзләнү методы нигезендә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе табучы, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирүче, чыганакларны тәкъдим итүче.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда шундый метод куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


Слайд 7
“Бауман урамы буйлап  җәяүле сәяхәт” темасы буенча класстан  тыш эш чарасы
Текст слайда:

“Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт” темасы буенча класстан тыш эш чарасы



Слайд 8
Класстан тыш чараның максаты:Башкалабызның кызыклы, эчтәлекле, тарихи истәлекләр белән бәйле урыннарны
Текст слайда:

Класстан тыш чараның максаты:


Башкалабызның кызыклы, эчтәлекле, тарихи истәлекләр белән бәйле урыннарны барлау
Казаныбыз турында материаллар туплау һәм системалаштыру


Слайд 9
Казан шәһәре - 1000 еллык тарихы булган борынгы һәм данлы шәһәр.
Текст слайда:

Казан шәһәре - 1000 еллык тарихы булган борынгы һәм данлы шәһәр.


Слайд 10
Бауман урамы - иң борынгы урамнарның берсе. Урамның элеккеге исеме Большая Проломная булган.
Текст слайда:

Бауман урамы - иң борынгы урамнарның берсе. Урамның элеккеге исеме Большая Проломная булган.


Слайд 11
Бауман урамы Татарстанның Фәннәр Академиясе  белән башланып китә. Элек,
Текст слайда:

Бауман урамы Татарстанның Фәннәр Академиясе белән башланып китә. Элек, XVII гасырда, бу урында Николо кызлар монастыре урнашкан була.


Слайд 12
5 нче номерлы йорт.  Бу - үзенчәлекле чиркәү комплексы, 1703 елда төзелгән Покрау чиркәве.
Текст слайда:

5 нче номерлы йорт. Бу - үзенчәлекле чиркәү комплексы, 1703 елда төзелгән Покрау чиркәве.


Слайд 13
Җиденче йорт  шуның белән кызыклы: биредә 1923 елда “Татария”
Текст слайда:

Җиденче йорт шуның белән кызыклы: биредә 1923 елда “Татария” газеты редакциясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил эшләгән.


Слайд 14
“Казан” кунакханәсе.  Йортның архитекторы Ф.И.Петонди.
Текст слайда:

“Казан” кунакханәсе. Йортның архитекторы Ф.И.Петонди.


Слайд 15
Качалов исемендәге рус драма театры бинасы. Театрга 1791 елда нигез салына.
Текст слайда:

Качалов исемендәге рус драма театры бинасы. Театрга 1791 елда нигез салына.


Слайд 16
Татар ашлары йорты.  Ул 1970 елда архитектор М.Х.Агишев җитәкчелегендә төзелә.
Текст слайда:

Татар ашлары йорты. Ул 1970 елда архитектор М.Х.Агишев җитәкчелегендә төзелә.


Слайд 17
Казан осталары эшләгән Екатерина II карета копиясе.
Текст слайда:

Казан осталары эшләгән Екатерина II карета копиясе.


Слайд 18
Татарстан Республикасының Милли банкы.  1912-1914 нче елларда Зур Проломный урамында
Текст слайда:

Татарстан Республикасының Милли банкы. 1912-1914 нче елларда Зур Проломный урамында Россия империясе Дәүләт банкының Казан бүлеге бинасы төзелә.


Слайд 19
Шәһәрнең “визит карточкасына” әйләнгән 62 метр биеклектәге Богоявления чиркәвенең күпкатлы төз
Текст слайда:

Шәһәрнең “визит карточкасына” әйләнгән 62 метр биеклектәге Богоявления чиркәвенең күпкатлы төз манарасы- Бөек Колокольня. Ул XIX гасыр ахырында (1897) төзелә.


Слайд 20
Шаляпинга куелган һәйкәл.   Аның артында Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы.
Текст слайда:

Шаляпинга куелган һәйкәл. Аның артында Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы.


Слайд 21
Урамны төгәлләп, Тукай мәйданының нәкъ урта бер җирендә бронза сәгать урнаштырылган.
Текст слайда:

Урамны төгәлләп, Тукай мәйданының нәкъ урта бер җирендә бронза сәгать урнаштырылган. Ул 1999 елда скульптор И.Н.Башмаков тарафыннан эшләнә.


Слайд 22
Файдаланылган әдәбият исемлеге: Сокровища культуры Татарстана. Историческое наследие: культура и искусство.
Текст слайда:

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

Сокровища культуры Татарстана. Историческое наследие: культура и искусство. Наследие народов Российской федерации \. Серия основана в 2002г. Выпуск 5. 2004г.
Амиров К.А., Ахметзянов И.М., Шакиров Ф.М. Казань. Прошлое и настоящее. НПО «Медикосервис» 1998г. с.78
Казань. Памятники всемирного наследия. Москва «Вече» 2003г.
Леонид Девятых. Казань. Забытое и незнаемое. РИЦ «Титул»
Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993