Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему по творчеству татарского поэта Фатиха Каримова (татарская литература)

Туган ягыТатар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим (Фатих Әхмәт-вәли улы Кәримов) 1909 елның 9 нчы гыйн-варенда элеккеге Уфа губернасының Бәлә-бәй өязе (хәзерге Башкортстан Республи-касының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа.
“Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты”  темасына презентация.Эшне башкарды: Галиева Зәлифә Туган ягыТатар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим (Фатих Белеме.Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче бас-кыч авыл мәктәбенең ике сыйныфын Башлангыч чор иҗаты.Ф. Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да Иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге1928 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге“ Сабантуй”) газетасы чыгарыла баш-лагач, Шагыйрь-гражданин1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун китабы ба-сылып ГаиләсеХатыны һәм балалары Бөек Ватан сугышы елларыФ. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында Сугыш чоры иҗатыФронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чо-рында һәр буш ҮлемФ. Кәримнең иҗат планнары Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара.  Әдип истәлегенә очрашу Казанда Фатих Кәрим урамы
Слайды презентации

Слайд 2 Туган ягы
Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот

Туган ягыТатар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим

шагыйрь Фатих Кәрим (Фатих Әхмәт-вәли улы Кәримов) 1909 елның

9 нчы гыйн-варенда элеккеге Уфа губернасының Бәлә-бәй өязе (хәзерге Башкортстан Республи-касының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа.

Слайд 3 Белеме.
Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче бас-кыч

Белеме.Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче бас-кыч авыл мәктәбенең ике

авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла

Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901-1937) аны Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының хәзерлек группа-сына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмам-лагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килә һәм бер ел Н. К. Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан Җир төзү техникумында укый. Шунда чакта комсомол сафына керә, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, техни-кумда комсомол оешмасының секретаре, соңыннан профком предсе-дателе булып эшли.

Слайд 4 Башлангыч чор иҗаты.
Ф. Кәримнең әдәби иҗат эше белән

Башлангыч чор иҗаты.Ф. Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы

җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926

ел-дан республика газеталарында аның көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләре, фельетон-нары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый (Ф. Кәримнең «Хәзер сезнең белән» исемле беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналының 1927 елгы 2 нче санында дөнья күрә).

Фатих Кәрим Габрахман Минский белән


Слайд 5 Иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге
1928 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге“

Иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге1928 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге“ Сабантуй”) газетасы чыгарыла

Сабантуй”) газетасы чыгарыла баш-лагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе

составы-на кертеп, җаваплы секретарь итеп билгелиләр. Анда Ф. Кәрим, техни-кумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, бер ел эшли, аннары, 1929 елда тех-никумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930-31 елларда Ф. Кәрим «Азат Хатын», «Атака» (татар про-летар язучылары органы) журналларында жаваплы секретарь хезмәтлә-рендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елда татар телен-дә чыга торган «Кызылармияче» (редакторы — К. Нәҗми) газетасында хәрби журналист-хәбәрче булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме белән Ф. Кәрим Татар дәү-ләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе өчен зур әдәби мәктәп булган бу җитди, җаваплы эштә Ф. Кәрим 1937 елның май аена кадәр эшли. Бу — Фатих Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары.

Слайд 6 Шагыйрь-гражданин
1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә

Шагыйрь-гражданин1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун китабы

аның ун китабы ба-сылып чыга (икесе — проза, сигезе

— шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрен-дә сизелгән формализм йогынтысыннан һәм декларативлыктан ары-нып, тиз арада үзенчәлекле шагыйрь булып җитлегү мөмкинлеге ту-дыра. Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең ху-җалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яшен яктысы» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек по-эмалары белән Ф. Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь-гражданин буларак таныла.

Слайд 7 Гаиләсе
Хатыны

ГаиләсеХатыны һәм балалары

һәм балалары


Слайд 8 Бөек Ватан сугышы еллары
Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча

Бөек Ватан сугышы елларыФ. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның

30 декабрендә алына һәм 1942 елның февра-леннән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатын-да, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Укра-инаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләк-ләнә.

Слайд 9 Сугыш чоры иҗаты
Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим

Сугыш чоры иҗатыФронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чо-рында һәр

сугыш чо-рында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941-45

еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешлә-ре, патриотик хислә-ре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә.
Ф. Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөл-сем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1944) балладасы.
Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Развед-чик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повес-тен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш тема-сы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм су-гышчан бердәмлеге чагыла.

Слайд 10

ҮлемФ. Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин

Үлем
Ф. Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чын-барлыгының

дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтә-гәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф. Кәрим батыр-ларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соң-гы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрә-җә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Слайд 11 Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара

Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. Әдип истәлегенә очрашу

бара.
Әдип истәлегенә очрашу


  • Имя файла: prezentatsiya-po-tvorchestvu-tatarskogo-poeta-fatiha-karimova-tatarskaya-literatura.pptx
  • Количество просмотров: 122
  • Количество скачиваний: 0